erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ул дус кына булган, ә мин аны сөйгәнем дип санаганмын...

Бик озак йөрдек һәм бик тәртипле йөрдек без аның белән. Аның әти-әнисе дә бездән кайчан өйләнешәсез дип сораштыра ук башлады. Минекеләр дә егетемне тикшерә. Безнең һаман шулай озак очрашуыбызга  туганнарыбыз да аптырап бетте ("Шәһри Казан").

 

Кияүгә чыгарга теләгем барлыгын белгәч тә, гаепне егетемнән эзли башладылар. Өйләнергә җыенамы ул, бер-бер исәбе бармы-юкмы, янәсе. Әллә вакыт кына үткәреп йөриме? Башта бу сүзләргә бер дә исем китмәде. Янәшәмдә аралашыр кешем бар. Уртак мавыгуларыбыз күп. Рәхәт. Кайда барсак та бергә без. Чыннан да, башта бик кызык иде.

Еллар арты еллар узды. Дистә елга якын сөйләшеп кенә йөрибез икән. Аралашуыбыз озакка сузылгач, аптырабрак калдым. Кыз баланың яше барган саен, башка мөмкинлекләре кими бит. Мәсәлән, бала табарга соңга калуың бар... Ә егетем өйләнергә җыенмый кебек тоела башлады. Бер апа сөйләгән иде иремә тәкъдимне үзем ясадым дип. Мин дә беркөнне тәвәккәлләдем шулай. Сезгә моны укыганда кызык булыр инде, тик хәзер дә ул хәлләр йөрәгемне тырнап тора. Егететемнән турыдан туры сорарга булдым. 

Ә беләсезме ул нәрсә дип җавап бирде: “Без – дуслар гына, диде”. Шул сүзләрдән соң минем аңа булган бөтен хисләрем җимерелде. Ул дус кына булган, ә мин аны сөйгәнем дип санаганмын икән. Бик нык үпкәләдем. Без дуслар гына булып кала алмадык. Бер-беребезгә карата да хисләребез дә бар иде. Ничек ул шундый сүзләр әйтеп, безнең мәхәббәтебезне җимерә алды икән? Ир кеше булачак хатынына дус була аламы ул? Шундый вакыт уздырып йөрүче егетләргә яки кызларга тап булмадыгызмы? Мондый хәлдә нишләр идегез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия Газизова
Теләче
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ul-dus-kyna-bulgan-min-any-sygnem-dip-sanaganmyn-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X