erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык»

Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Чаллы татар драма театрында шәхси концертын куйды. Концерт алдыннан җырчы белән әңгәмә корып алдык ("Интертат",Казан, Гөлназ Хәбибуллин).

Автор: Гөлназ Хәбибуллина
Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык»
Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Чаллы татар драма театрында шәхси концертын куйды. Концерт алдыннан җырчы белән әңгәмә корып алдык.


«Әнием һәм музыкант-дусларым — төп тәнкыйтьчеләрем»
Илгиз, шәхси концертың белән туган шәһәреңә кайттың. Бүгенге Чаллы син үскән Чаллыдан нык аерыламы? 

Аермасы әллә ни күп димәс идем. Шундый ук матур, ак кала, көннән-көн үсә, киңәя. Халкының да уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Минем балачак 90 елларга туры килде. Азрак куркынычрак заманнар иде…

Үзең дә группировкаларда тордыңмы? 

Минем яшүсмер чорда ул группировкалар инде бетеп бара торган күренеш иде. 12-13 яшьләрдә койрыгым белән генә эләгеп калдым мин аларга. Улл вакытта яшьләр арасында «әгәр дә урам егетләре белән аралашмасаң, син беркем дә түгел» дигән бер юләр фикер яшәп килде. Сине бер сәбәпсез кыйнап ташлаулары да мөмкин иде. Дустым белән без дә шул төркемнәрнең берсенә кердек, әмма безгә анда ошамады.

Бүгенге концертыңда әти-әниең дә буладыр. Алар синең үзенчәлекле иҗатны ничек кабул итә?

Әни минем кайбер җырларны яратып тыңлый, кайберләре турында «сәеррәк булган» дип, турысын әйтә. Әнием, музыкант-дусларым — минем төп тәнкыйтьчеләрем. Сәер булсын, иң мөһиме — җыр кешене, ә иң беренче чиратта үземне битараф калдырмасын. 

Әти-әнием бүгенге концертыма киләчәк, әлбәттә. «Аптырап калмагыз яме, төрле җырлар булачак. Араларында сезгә ошамаганнары да очрарга мөмкин», — дип, алдан кисәтеп куйдым. «Ярар, Илгиз, без түзәрбез», — диделәр (көлә).

Хәзерге минутта нәрсә хис итәсең?

Азрак дулкынлану хисе кичерәм. Чөнки туган шәһәремдә беренче концертым һәм минем монда әти-әнием, туганнарым, абый-апаларым, танышларым булачак. Аларның күбесе өлкәнрәк буын вәкилләре. Шуңа күрә, бәлки, күбрәк халык җырларын, озын көйләрне җырларга туры килер. Минем репертуарымда мөнәҗәтләр дә бар. Бәлки аларны да башкарырмын әле. Һәрхәлдә, концертта шундый уйландыра торган бер «пауза» булачак. Башта тилерәбез, аннан нормаль халәткә кайтабыз. 

Сольный концертлар куя башларга әзер икәнлегеңне кайчан аңладың? 

Безнең җырларыбыз бик күп тупланды. Аннан безне Казанда узган төрле чараларда җырларга еш чакыра башладылар. Кайвакыт чыгышларыбыз берәр сәгатькә сузыла, тулы бер программа кебек килеп чыга. Менә шул турыда Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров белән фикер алыштык та, концерт куеп булыр иде дип уйладык, реклама бирдек. 

Беренче концертыбыз Казанда Милли китапханәдә узды. Ул уңышлы гына килеп чыкты. Бүген шул программамны Чаллы тамашачысына тәкъдим итәчәкмен. Аңлавымча, бу татар драма театрында эстрада артистларының концертлары узганы булмаган әле. Бәлки минем концерт театрга бер ямьле, яңа башлангыч бирер. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы хәйран зур мәйданчык. Кайвакыт уртача залларда да концерт кую яхшы куренеш, минемчә.

«Тилегә „тиле“ дигән саен тигәнәк буе сикерә»
Җәнлек костюмы белән чыгышың көтеләме? Ул образ нәрсә аңлата? 

Беләсеңме, аз гына акылым булса, мин хәзер сиңа бу образ нәрсәнедер аңлата дип сөйләр идем. Тик минем арттырасым килми, бернәрсә дә аңлатмый. 

Минем әле тагын бер бик кызык, кып-кызыл төстәге, ялтыравыклы костюмым бар. Аның белән бер тапкыр телевидениедә генә чыгыш ясадым. Безнең татар эстрадасы артистлары да шундый ялтыравыклы әйберләр ярата бит. Аны алар бер төрле булып күренү өчен алган идем. Азрак көлеп булдымы икән ул, яисә инде, киресенчә, татар эстрадасына хөрмәт йөзеннәнме, үзем дә белмим.  


Ә бу костюмны элеккеләре үземә күңелсез була башлагач, аптыраганнан кидем. Аны миңа әллә кайчан бүләк иткәннәр иде. Бу, беренчедән, минем үземә кызык. Икенчедән, мин сәхнәгә чыккач кешеләрнең елмаеп куюы аны кияргә бер стимул. Тилегә «тиле» дигән саен тигәнәк буе сикерә диләр бит. 

Син Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор дирижерлыгы бүлеген тәмамлагансың икән. Шундый җитди белгечлеккә уку да сине ниндидер рамкаларга куып кертә алмаган. 

Хор бүлегендә мин чын мәгънәсендә музыка дөньясына, теориясенә чумдым. Профессиональ музыкантлар белән бер сәхнәдә эшләгәндә бу терминнар, андый белем бик кирәк. Бер береңне аңларга, уртак тел табарга ярдәм итә.

Ә инде бәйсез булуыма килгәндә, мин аның өчен әти-әниемә рәхмәтле. Аларның миңа беркайчан да яшәеш законнарын көчләп такканнары, тормышыма кысылганнары булмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әти миңа бер тапкыр: «Синең башың бар бит, син акыллы малай. Теләсә нәрсә эшлә», — диде. Мин бу сүзләрне башта аңлап та бетермәгән идем. Еллар узган саен мәгънәсенә ныграк төшенә башладым. Димәк, минем начар юлда йөрмәячәгемә әти тулысынча ышанган. Миңа басым булмады. 

Ирек яшь барган саен да арта. Кеше нәрсә әйтер, болай эшләсәм нәрсә булыр, кеше алдында ничек күренермен дигән уйлар юкара башлый.

Нәрсә ул ирек? 

Нәрсәне дә булса сиңа кемдер рөхсәт итү түгел, ә үзеңә үзең рөхсәт итүеңдер. Әлбәттә инде, ниндидер әхлакый кысаларда. Бәлки, шулдыр ул ирек?

Матди яктан ярлы кеше дә ирекле була аламы?

Минемчә, ирек ул матди якка карамый. Мәсәлән, син бай булып та, янәшәңдәге якын кешеләрең сине каезлый башлый икән, син үзеңне ирексез итеп хис итә башлыйсың. Ул бит минем дөньям һәм мин анда теләсә нәрсә эшли алам. 

Аннан ирек ул кемгәдер нәрсәнедер дәлилләргә тырышмау. Мәсәлән, мине бүген берәр чит кеше «послать итсен», мин аңа игътибар да итмәячәкмен. «Илгиз, синең башка якыннарың бар. Алар сине беркайчан рәнҗетмәячәк. Ә бу кем инде сиңа, бәлки син аны башка беркайчан да күрмәссең дә. Төкер», — дип, мин бу сүзләрне күңелемә якын алмаска үземә рөхсәт бирәм. Димәк, мин ирекле. 

«Татар альтернатив музыкасын без үзебез эстрадага каршы куйдык»
Җырларың ничек туа? 

Кайвакыт берәр музыка ишетәм дә, шул жанрда эшлисе килеп, музыкантлар белән утырып язабыз. Кайчагында башка берәр көй килеп керә дә, тынгы бирми башлый. Аның сүзләре юк инде, әлбәттә, балык телендәге җыр диләр аларны. Аны шунда ук диктофонга язып куймасаң, ул онытыла. Минем диктофонда бер 300ләп шундый язма бар. Кайберләренә вакытлар узганнан соң кире әйләнеп кайтам. 


Салават Камалетдинов
Чын мәгънәсендә берәр фикер белдерәсем килеп язылганнары да була. Мәсәлән, минем «Тынычлык» дигән җырым шушы дөнья күләмендәге ыгы-зыгылар башланган чорда иҗат ителгән иде. 

Мин дөньядагы үзгәрешләргә битараф кеше түгел. Беренчедән, минем балаларым шушы җир шарында яши. Аларга шушы вазгыятьтә көн итәргә туры киләчәк бит дип еш уйланам.

Быел улларым белән телевизордан 9 май Парадын карап утырабыз. Мин аларга Җиңү бәйрәме турында сөйлим. «Әти, ә танклар нигә кирәк?», «Нигә солдатларны үтерәләр?», «Нигә кешеләргә начарлык эшлиләр?» — дип, алар миңа сорау өстенә сорау яудыралар. Мин җавап бирәм һәм аларның барысы да: «Улым, гафу ит, әмма син яши торган бу дөньяда кеше кешене рәнҗетә, бер-берсен үтерә ала. Бик куркыныч чорда яшисең», — дигән гомуми җавапка кайтып калырга тиеш булып чыга. Яшь вакытта бик уйланмасаң да, синең күзеңә карап торучы балаларын тугач, аларны шушы дөньяда яшәргә өйрәтергә тиешлегеңне аңлыйсың. 

Шул уйлануларымны җырларыма салам, әмма аларны яшеренрәк итәм. Мин аларны язганда (гафу итсен мине тыңлаучыларым) тамашачы ничек кабул итәр дигән уй белән язмыйм. Аларның күбесе унар ел минем башымда яши. Аларны җырлап, мин тынычланам. Үзем өчен җырлыйм. Эгостлыктыр бу, бәлки… 

Проблемалы җырлар дигәннән, ни өчен безнең татар альтернатив музыкасында протестлы җырлар бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә? Протест белдерүче жанр булган рок, рэп башкаручылар да бәхетсез мәхәббәт турында җырлый. Тел мәсьәләләрен, социаль проблемаларны күтәрүчеләр юк?

Мин сезнең белән килешәм дә, килешмим дә. Чөнки бүгенге көндә татар гына түгел, рус альтернативщиклары да мәхәббәт турында җырлый башлады. Акча, кадиллак, мәхәббәт темасы китте. Ә үз вакытында 1990-2000 елларда, рэп та, рок та протест белдерүче жанр иде. Хәзер рок белән рэпның чәчәк аткан вакыты узды инде.

Әмма безнең татар рэпэрлары, хип-хоперлары үз вакытында социаль проблемаларны бик яхшы күтәрде. Шул ук «Ittifaq», «Alqanat» төркемнәрен искә төшерик. 

Шәкүр, мәсәлән, күтәрәме? Күтәрә. Ул сәяси проблемаларны гына да түгел, кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне дә башка яктан күрсәтергә сәләтле. Мин менә үземне туктатып, селкетеп алганнарын яратам. Аның җырлары шундый. Гел сыйпап торсалар да туйдыра, мине алдыйлар бугай дип уйлый башлыйсың. Ә кайбер җырларны тыңлагач, өстеңә салкын су сипкән кебек була. Чөнки аларга ихлас хисләр салынган. 

Бәлки хәзер кешегә андый проблемалы җырлар кирәк түгелдер һәм музыка дөньясы да шушы җиңел юнәлешкә йөз тотып яшидер.

 Тулырак: https://intertat.ru/news/showtime/22-11-2021/ilgiz-sh-yhraziev-hatynym-bel-n-tynych-kyna-aerylyshtyk-zebez-d-shakkattyk-5843387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X