erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды

21 нче ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейбол ярышы булды.

Ярышны район башлыгы Нуриев Ильшат ачып җибәрде. Ярышны оештыручы иганәчеләр  - Садыковлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Ришат Кашшапович  элекке физкультура укытучысы, үзе дә  волейболны бик ярата, улларында да бу спорт төренә  мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Бу ярыш Яңа Кенәр авылы өчен матур бер традициягә әйләнеп китте,  ул быел 11 нче  мәртәбә үткәрелде.

          Ярышта 6 команда катнашты: Яңа Кенәр (яшьләр), Арча, Әтнә, Садыковлар гаиләсе һәм Казан шәһәреннән КАБМИН  һәм Эстрада йолдызлары  командалары.  Уеннарны оештыру өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә бар, уеннар ике спорт залында  берюлы барды. Барлык куркынычсызлык чаралары  сакланды, команда вәкилләре һәм тамашачылар   мәктәпкә температура һәм кодлар тикшерелеп кенә  кертелде (Шул сәбәпле караучылар да азырак иде).

          Бик кискен барган уеннардан соң  җиңүне  Арча командасы  яулады.  Аларга  кубок  һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

           Икенче урында Әтнә, өченче урында  Казан шәһәреннән  КАБМИН  командасы, дүртенче урында Яңа Кенәр яшьләре командасы булды.

          Әлеге матур ярышның тагын да озак еллар дәвам итүен телибез. Матур гадәткә әйләнгән бу чараның оештыручылары Садыковлар гаиләсенә  сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез. Бу чара  Яңа Кенәр авылын  районда гына түгел,  республикада  таныту өчен зур мөмкинлек. Бу спорт төре  үзенә тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X