Мирҗәм авылында гомер итүче хезмәт ветераны Фирдәвес Сибагатуллинга әлеге мактаулы бүләкне Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев тапшырды. Тантанада ветеринария фәннәре докторы, профессор Рифат Корбанов һәм Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе – баш ветеринария табибы Руслан Котдусов,Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов та катнашты.
1938 елда туган Фирдәвес Гафиятуллович гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган. Күпьеллык эшчәнлеге дәвамында ул хайваннар сәламәтлеген саклауга, республикада ветеринария өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның бай тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы яшь белгечләр өчен дә үрнәк булып тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев билгеләп үткәнчә, Фирдәвес Гафиятуллович үз эшенең иң яхшы белгечләреннән берсе булып санала. Аның күпьеллык хезмәте, белеме һәм тәҗрибәсе тармак үсеше өчен ныклы нигез булып тора.
Ветеринария табибларының хезмәте хайваннар сәламәтлеген кайгырту белән генә чикләнми. Алар халыкның сәламәтлеген саклауга, авырулар таралуны булдырмауга һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертә.
Фирдәвес Сибагатуллинга тапшырылган бүләк – аның күпьеллык фидакарь хезмәтенә һәм ветеринария тармагына керткән өлешенә лаеклы бәя.
Нет комментариев