erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПЦР-тест һәрвакытта да төгәл нәтиҗә бирми

Вирусолог Нетесов COVID-19дан тулысынча савыгу билгеләрен атады

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Авыз һәм борын куышлыгыннан, билгеле булганча, вирус организмга бик тиз үтеп керә: ул үпкәләргә, канга, эчәклеккә китәргә мөмкин», — дип сөйләде Sputnik радиосына биология фәннәре докторы, профессор, Новосибирск дәүләт университетының табигый фәннәр факультетының биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шуңа күрә, организмда вирус юклыгына инану өчен, бер ПЦР-тест узу гына җитми. Бераздан тестны яңадан тапшыру һәм өстәмә рәвештә канны тикшерү тагын да отышлырак булыр иде, ди ул.

ПЦР-тестларны өч көнлек интервал белән эшләү зарур. Организмда вирус булмавына инануның тагын бер ысулы бар: авыз һәм борын куышлыгындагы ПЦР нәтиҗәләре бөтенләй тискәре хәлгә килгәч, кандагы ПЦРны тикшерергә кирәк. Организмда коронавирусның булмавын расларга сәләтле тагын бер тикшеренү — антитәнчекләргә анализ.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр канда IgG класслы антитәнчекләр шактый күп, тик шул ук вакытта IgM класслы антитәнчекләр юк икән, димәк, инфекциянең кискен фазасы ким дигәндә бер ай элек узган. Әмма IgM дәрәҗәсе югары икән, димәк, организмда вирус бар әле, дип аңлатты Нетесов.

Ул шулай ук инфекциядән савыккан кешенең дә кабат COVID-19 йоктыру куркынычы булуын искәртте. Авыру йоктыру ихтималын киметү өчен вакцинация узарга кирәк. Прививка шулай ук авыруның катлаулы формада узуын да булдырмый кала.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/23-11-2021/ufada-konfessiyaara-voleybol-turniry-uzdy-5843686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X