erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Совет стажы”на ия булучыларның пенсиясен арттырырга җыеналар

Пенсия билгеләгәндә, 1991 елга кадәр эшләгән өчен өстәмә исәпләнелә ("Ватаным Татарстан").

 

Советлар Союзы чорында рәсми төстә эшләгән сәгатьләр өчен пенсиягә өстәмә түләнелергә мөмкин. Бу хакта “Московский комсомолец” Россия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Пенсия фонды Советлар Союзы чорында эшләгәнлегеңне раслаган документларны күрсәткәч өстәмәне исәпләячәк. Кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләгәндә 1991 елга кадәр эшләгән өчен өстәмә исәпләнелә.
Фондта аңлатып үтелгәнчә, пенсия исәпләгәндә 2002 елга кадәр хезмәт стажына ия булучыларның һәммәсенең пенсиясенең төп күләмен 10 процентка арттыру, шулай ук 1991 елга кадәрге эш стажының һәр елы өчен 1әр процент өстәмә түләү күздә тотыла. Әлеге кагыйдәләр нигезендә, пенсиянең төп күләме 6338 сумга җитәргә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен тиешле еллар эшләгәнлекне (шул исәптән СССР таркалганнан соң, әмма 2002 елның 1 гыйнварына кадәр генә) раслаган документлар таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X