Әлмәттә 123 миллион сумга троллейбус сатып алырга җыеналар
Әлмәт районы башкарма комитеты 123 млн сумлык троллейбуслар сатып алачак. Биш яңа троллейбус шәһәр эчендә пассажирлар йөртү өчен кулланылачак.
Әлмәт районы башкарма комитеты 123 млн сумлык троллейбуслар сатып алачак. Биш яңа троллейбус шәһәр эчендә пассажирлар йөртү өчен кулланылачак. Башкаручы компания белән контракт төзелгән, документ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Яңа транспорт тәбәнәк идәнле, автоном йөрешле, 107 кеше сыйдырышлы, видеокамералар һәм электрон мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган булачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Җәмәгать транспортын 2023 елның апреленнән июленә кадәр этаплап китерәчәкләр.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/almatta-123-mln-sumga-trolleibuslar-satyp-alacaklar-5866412
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев