erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген театр була, тра-та-та, тра-та-та

“Тукай мәңгелек”. Шагыйрьнең биографиясен үз эченә алып, шигырьләрен туплап сәхнәләштерелгән, җырлар, биюләр, музыка уен коралларында уйнаулар, фольклор күренешләр белән баетылган, бизәлгән бу спектакль беренче минутыннан ук үзенә җәлеп итте.

Наласа мәдәният йортына театр килде. Казан театр училищесының татар театр һәм кино актерлары әзерләү бүлегендә дүртенче курста укучы студентлар чыгыш ясады. Көндез балаларга “Тукай мәңгелек”, кичен яшьләргә һәм өлкәннәргә  “Таһир-Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Ул Театр елы уңаеннан районда театр атналыгы кысаларында үтте. Коллектив безнең якка район хакимияте һәм район мәгариф идарәсе чакыруы буенча килде.

“Тукай мәңгелек”. Шагыйрьнең биографиясен үз эченә алып, шигырьләрен туплап сәхнәләштерелгән, җырлар, биюләр, музыка уен коралларында уйнаулар, фольклор күренешләр белән баетылган, бизәлгән бу спектакль беренче минутыннан ук үзенә җәлеп итте. Тукайның инде яттан белергә өлгергән, балачактан таныш әсәрләре дә яңача яңгыраган кебек тоелды, беренче тапкыр ишеткәндәй тын калып тыңлап утырдым. Әсәр дә бик матур, яшь актерларның уеннары да искиткеч. Сәхнәдән яшьлек бөркелеп тора.

Сәхнә артында да очраштык алар белән. Бар да театрга гашыйклар, чибәрләр, янып торалар.

– Бу әсәрне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты, минем укучым, Зөлфәт Закиров куйды. Мин – сыйныф җитәкчеләре, – дип таныштырып китте Гаптрәүф Нуриев һәм киләчәккә планнары турында да әйтеп үтте. – Бу спектакль аларның диплом эшләре. Моннан тыш Чеховка ияреп, аның әсәрләре буенча “Туй” исемле әсәрне сәхнәләштерәләр. Студентлар заманчалаштырып үзләре язды. Тинчурин театры артисткасы Резеда Гарипова (тамашачыга “Ак чәчәкләр” фильмы аша таныш булган сәхнә теле укытучысы Резеда Сәлахова ярдәмендә) белән Шекспирның “Цимбелин” исемле әсәрен дә куярга әзерләнәләр. Артистларыбыз яшьләр булса да, төрле дәрәҗәле бәйгеләр лауреатлары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаптрәүф Нуриев тумышы белән Урта Бирәзәдән. Анда еш була. Якын туганнары яши. Зур Бирәзәдә йорты бар, җәен шунда кайтып тора. Шуңа Арчага кайткач беренче спектаклен дә Урта Бирәзәдә куйган. Планнары – районның тагын берничә авылында чыгыш ясау.

– Без инде күп урында булдык. Чувашиядә чыгыш ясадык. Кайбыч районы авылларында спектакльләр күрсәттек. Тагын Чувашиягә рус яшь тамашачылар театрына чакыралар, – диде театр училищесының баш администраторы Хәйдәр Закиров. – Минем улым Зөлфәт Закиров төркеме бу. Барысын да яхшы беләм. Яшьләр бик талантлы.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X