erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бизәлгән атлар – бәйрәм күрке

Шекә авылыннан килгән атчы Дамир Мифтаховлар яныннан тыныч кына узып китеп булмады.

Яңа Кырлайда үткән Ат көне бәйрәмендә катнашкан бизәлгән җигүле атлар турында аерым язарга булдым. Алар турында сөйләмичә һич мөмкин түгел. Берсеннән-берсе матурлар.

Әлеге чарада барысы 16 ат катнашты. Атларны бизәп алып килгән хуҗаларын санап чыгам. Алар: Апаз авылыннан Риназ Зәйнуллин (1нче урын), “Ак барс” агрокомплексы”ннан Хәлил Хәсәнов (2нче), Ашытбаштан Рәвис Мөхәммәдиев (3нче), Шушмабаштан Дамир Мифтахов, Балтач районының “Тимирязов ис.” ширкәтеннән Мансур Сәләхов, “Ак барс агрокомплексы”ннан Хатмулла Шәмсетдинов, Тукай районы “Ярыш” ширкәтеннән Анастасия Шәвәлиева, “Ашыт” ширкәтеннән Рәис Галимҗанов, “Кырлай” ширкәтеннән Рүзәл Миннәхмәтов, Саба районыннан Тәлгать Гафиятов, “Аю” ширкәтеннән  Тәлгать Салихов, “Игенче” ширкәтеннән Илфат Кадыйров, “Ташкичү” ширкәтеннән Әхтәм Әхмәтханов, “Кырлай” ширкәтеннән Гомәр Әһлиев, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Таһирҗан Шиһабиев, “Казанка” ширкәтеннән Фердинант Җиһангиров.

Бизәлгән матур атларны сокланып, яратып карадык. Курса-Почмактан   Хәлил Хәсәнов барысын да уздырган, хәтта арбага төтен чыгарып, кайнап утыручы самоварны да беркеткән. Мәтрүшкәле кайнар чәйне татып та карадылар.

– 10 яшьлек үз атым “Кояшкай” белән килдем, – дип сөйләде ул. – Өйдә ике тае калды. Ел саен тайлый. Инде 30 ел ат җигәм. Бәйрәмнәргә ат җигеп килгәндә тагын нинди яңалык кертим икән, дип уйланам. Узган ел электр самовары белән килгән идем, быел күмер белән эшли торганына алмаштырдым.  Тулы бер команда белән килдек. Югары сыйныф укучылары Илназ Авзалов гармунда уйный, Нәфисә Минһаҗева, Инсаф Габделбәров бергәләп җырлыйлар. Көрәшче егет Дилүс Әхмәдиев та килде.

Шекә авылыннан килгән атчы Дамир Мифтаховлар яныннан тыныч кына узып китеп булмады. Атны матур итеп бизәгәннәр. Үгез-Елгадан Фәридә белән Габделфәрт, Шушмабаш мәдәният йорты җитәкчесе Динә Әхмәтҗанова милли киемнән ат арбасына тезелешеп утырганнар да гармун белән матур итеп җырлыйлар.

– Мин үзем 1967 елгы, – дип сөйләде Дамир Мифтахов. – 3нче сыйныфтан ат өстендә. Шофер булып эшлим. 10лап атым бар. Төсле җепләр сатып алабыз да, төрле бизәү әйберләре ясыйбыз. Яңа Кырлайдагы “Ат көне”нә 5нче елымны киләм инде.

“Ашыт” хуҗалыгыннан зоотехник Ринас Шәңгәрәев:

– Ике ат алып килдек, – диде. – Берсен бизәдек, икенчесе – алмачуары эш атлары белән ярышта катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алмачуарны иярләгән Рәис Галимҗанов: “16 ел атта чабам, – дип сөйләде. – Эш атлары чыдам, алар әзерлексез дә тиешле араны чабып үтә”.

...2017 елда болай дип язганмын: “Тарихи мизгелләр... Әнә, Яңа Кенәрдән гомере буе ат җигеп эшләгән 71 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов җигүле йөк атлары ярышында катнашканнан соң арба өстенә басып бии-бии ярыш мәйданыннан чыгып китте...”. Быел да бизәлгән аты белән мәйдан әйләнде ул. Ветеран атчы буларак, Әхтәм абыйны махсус бүләкләп үттеләр.

Рәхмәт атчыларга, бизәлгән атлар бәйрәмнең күрке булды.

Бизәлгән атларны (фото һәм видео) безнең arskmedia.ru сайтыннан карый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X