erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлсирин Абдуллина: "Бүгенге көндә бөтен нәрсә акчага бәйләнеп кала бит..."

Гөлсирин Абдуллина "Интертат"ка биргән әңгәмәсендә пиар турында нәрсә уйлавы хакында җиткергән.

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән хәзинәм — тавышым белән генә күтәреләм дигән нәрсә юк шул хәзерге эстрадада. Элек, бәлки, булгандыр ул. Алай да әле күп кенә җырчылар районнарда калган.

Хәзер тавышың булып та, нәрсәгә дә булса ирешү өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Бүгенге көндә бөтен нәрсә акчага бәйләнеп кала бит. Җыр яздырам дисәң дә, күлмәк тектерәм дисәң дә, концерт оештырам дисәң дә акча кирәк.

Ә пиарга килгәндә хәзер бөтен нәрсә интернетка бәйләнгән. Төрле блогерларны, артистларны карап барабыз. Иртәдән кичкә кадәр ничек яшәгәннәрен төшереп баралар. Мин, шәхсән, алай бөтен нәрсәне төшерергә оялам. Ә үземә башкаларны карап барырга кызык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пиар дигәндә, әйе, күпләр чыгаралар. Аның белән шөгыльләнү, җырлый белсә дә, халык тарафыннан бик үк кабул ителеп бетмәгән артистларга кирәктер ул. Бөтенләй юкка чыкмас өчен. Әмма пиар белән дә уйлап, сак эш итәргә кирәк дигән фикердә мин.

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glsirin-abdullina-bten-nrsne-tshererg-oyalam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев