erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илле яшьтән соң, онытыгыз!

Иллене тутыргач, организмда төрле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә ашау-эчүне нык контрольдә тотарга кирәк.

Татлы газ суы

Гадәттә бу эчемлек өлкәннәргә дә, балаларга да зарарлы. Аның составында шикәр күп, сусауны басмый, кыскасы — бер тиенлек файдасы юк. Кока-кола банкасында уртача 6-8 кашык шикәр бар. Бу өлкән кеше өчен көнлек нормадан артып китә.

Газлы суның иң зур куркынычы — организм аны ризык дип санамый һәм калорияләрнең күплегенә карамастан, туенмый. Рационга артык уг­леводлар гына өстәлә. Организм бу шикәрне эшкәртеп энергиягә әйләндерергә тырыша, лә­кин нәтиҗәле сарыф итә алмый. Шуңа күрә, матдәләр алмашынуы бозыла. Бу үз чиратында диабет куркынычы тудыра.

Өчәү — бердә

Бу порошокта кофе, шикәр һәм коры сөтне хәтерләткән нәрсә бар. Менә шул “нәрсәдер” хуш исләндергечләр, буягычлар белән катнаш пальма маеннан тора һәм аны даими куллану атеросклероз үсешенә китерә. Җитмәсә мондый порошокка шикәрне кызганмыйлар. Ә шикәрнең зарары турында алдарак язып кителде инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алкоголь

Аның зыяны шунда — баш миенә нәтиҗәле эшләргә ирек бирми. Бу илледән соң үзен аеруча нык сиздерә. Сәрхушләр хәтер юклыктан җәфа чигә, зиһеннәрен туплый алмыйлар. Спиртлы эчемлекләрнең күләменә килгәндә, табиблар бертавыштан диярлек куркынычсыз доза юк диләр.

Җиләк-җимеш соклары

Кибеттә сатылучы пакеттагы сокларга тукталып та тормыйбыз — болай да аңлашыла. Ә үзең җиләк-җимешне сыгып ясасаң? Анардан да баш тартырга кирәк. Бер стакан сок алыр өчен уртача дүрт әфлисун кирәк. Организмга берьюлы күпме әфлисунның кергәнен күз алдына китерәсезме? Организмда шуның кадәр җыелган фруктозадан гликемия башланырга мөмкин. Җимешне болай гына ашаганда мондый куркыныч янамый. Хәер, берьюлы дүрт әфлисунны ашый да алмыйсың.

http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X