erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Кабак бәйрәмендә булдым әле.

– Эшемне ташлап та килер идем. Миңа клубта бик ошый, – ди Гөлсинә.

Кабак бәйрәмендә булдым әле. Югары Пошалымда. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, иң кызыгы, кечкенә генә авылның шулай зур итеп бәйрәм оештыруларына, активлыкларына сокланып утырдым.

Беренче тапкыр Югары Пошалым клубын “Авыл көне”ндә күреп кайттым. Кечкенә авыл өе кадәрле генә бина, әмма эче тулы төш кенә икән бит. Җимерелеп бетә язган бу бинаны шулай торгызып чыкканнар. Төзекләндерелгән, сәхнә яхшы итеп эшләнгән, үз тырышлыклары белән бильярд һәм теннис өстәлләре ясалып куелган.

– Илдус Саттаров тырышлыгы бу. Гаиләләре белән клубта алар. Өендәге эше торып торса тора, клубны ташламый. Рәткә китерде бит. Авыл халкын моңарчы андый актив дип белми идем. Бер юл күрсәтүче генә кирәк булган икән. Бергәләп клубны торгыздылар, хәзер әнә бергә-бергә бәйрәмнәр оештыралар, – диде Алсу Закарова.

Моңа кадәр хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы булган Илдус Саттаров (үзе оста баянчы да) шулай һөнәрен бөтенләй икенче якка алыштырып, мәдәният өлкәсенә кереп киткән. Уллары да, хатыны Гөлсинә дә аның беренче ярдәмчеләре икән.

– Эшемне ташлап та килер идем. Миңа клубта бик ошый, – ди Гөлсинә.

Күңел биреп йөрүчеләр булганда нигә аларга ярдәм кулы сузмаска? Табылган андыйлар да. Фәрит Гатауллин әнә аппаратура алырга акча биргән. Авыл клубларының “иң авырткан” җирләре инде ул.

– Җимерелеп бетә язган бина иде бит инде ул. Торгыздылар да, гөрләтеп эшлиләр дә, – ди Фәрит абый. – Нинди генә чаралар үткәрмиләр.

Шундый чараларның берсе кабак бәйрәме булды. Быел кабак уңды, диләр авылда. Бөтен кешедә дә микән? Аны үстерә дә белергә кирәктер, минемчә.

– Кайнанам белән, беләсезме, ничек үстердек без аны? Орлыгын чәчтек тә, үзе үсте дә үсте. Әнә шулай 28 килограммга җиткән, – дип көлдереп алды тамашачыны Гөлсинә Саттарова.

Моңа кадәр дә Югары Пошалымда кабак үстергәннәр. Тик кем аңа ул кадәр игътибар итеп торган. Ә бу юлы һәрберсенең үз хезмәте белән мактанасы килгән. Әнә Наилә Зарипованың бер кабагы хәтта 36 килограммлы чикне узган. Эшләпәләр, галстуклар киертеп, кеше кыяфәтенә китергән кабакны клубка ике кеше көчкә күтәреп керде.

– Бәрәңге арасында шәп үсә ул. Орлыкларны чәчәм дә, үзләре тәгәрәп үсәләр. Туганнарга да, сораганнарга да бирәм. Терлекләр дә бик яратып ашый, – ди Наилә апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу юлы без урамлап ярыштырырга булдык, – ди Гөлсинә Саттарова. – Кайсы урамда яшәүченең кабагы зур, кайсы урам кабактан матуррак композиция ясаган һәм башкалар. Кабак үстерүчеләр күп булып чыкты. 92 яшьлек Габделхәй Абдуллин, 90 яшен тутырган Тәхәүтдин Бәдыгетдиновларның да алар бик уңган.

Кемнең кабагы иң зурысы? Урыннар һәм җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелде әле. Беренче урынны Тукай урамы һәм Урта Пошалымнан махсус бәйрәмдә катнашу өчен кабак күтәреп килгән Зәйнуллиннар гаиләсе алды. Оркыя Сәлахова урамында яшәүчеләр – икенче, Ленин, Мичурин, Урал урамнары өченче урынны яулады.

Аның белән генә бәйге тәмамланмады. Кабактан ясалган композицияләрне дә бәяләргә кирәк булып чыкты. Кешедәге фантазия: ниләр генә уйлап чыгармаганнар.

– Әлфия Зыятдинова, Сәрия Нуриева белән ике көн кичке унбергә кадәр утырдык, – ди укытучы Гөлсинә Шәкүрова.

Алар кабакка багышлап җыр да язганнар әле. Алып баручы, җырчы, искиткеч талантлы кыз Зәлия Саттарова: “Җәй күз өчен, көз авыз өчен матур”, – дигән иде, авыл халкы кабактан пешереп алып килгән ризыкларны күргәч аның белән тагын бер кат ризалашасың. Сыер мае белән пешкән кабак бәлешенә ни җитә! Бу көнне Илшат һәм Илназ Саттаровлар урамда учак ягып, казан асып кабак боткасы пешерделәр һәм клубка килгән тамашачыларны сыйладылар. Аларны Илдус Саттаров хәтта гармуннар уйнап каршы алды.

Бәйрәмдә иң тәмле ризыкларга да, иң матур шигырьләргә дә бәя бирелде. Авыл үзешчәннәре скетчлар куйдылар, җырлар бүләк иттеләр. Тамашачыларны сәхнәгә чакырып, алардан да артист ясадылар, “Шалкан” әкиятен уйнаттылар. Балаларны сәхнәгә чакырып җитезлекләрен сынадылар, тизлеккә бәрәңге җыйдырттылар. Авыл халкы шундый актив, уенда да катнаша, табышмакларга җаваплар да эзли, чыгышларга гөрләтеп кул да чаба. Ул кичне клуб гөр килеп торды.

– Без башка авыл мәдәният йортлары, клублары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, – диде Илдус Саттаров. – Бүген Кәчедән Гөлира һәм Рәдиф Шәйдуллиннар, Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин, Апаздан Алмаз Хаҗиев, Урта Пошалымнан Дамир Фатыйхов килде. Алар Югары Пошалым халкын җырлары белән сөендерделәр.

Үзләрендә дә талантлар күп икән бит. Берсе артыннан берсе чыгып җырлыйлар – исем китте. Гөлүсә Хафизова, Сәлимә Суфьянова, Вилдан Шакирҗанов, Айдар Зыятдинов (ул Урта Пошалымнан), Илшат Саттаров  һәм башкалар көчле алкышларга лаек булдылар.

Әнә шундый искиткеч матур бәйрәмдә – кабак бәйрәмендә булдым мин.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X