erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кондукторы Энри: “Тиздән мин руль артына утырачакмын"

Казан автобусларының 75нче һәм 29нчы маршрутларында Энри исемле кондуктор эшли. Ул башкалардан тән төсе белән генә түгел, һәркемгә елмаю, җылы сүз бүләк итүе белән дә аерылып тора.

Энри эшләгән автобуста берничә тукталыш кына бардым, әмма шул арада да шаяртулары аша күпме пассажирның кәефен күтәреп өлгерде! Әйтерсең лә, аны билет сатарга түгел, ә халыкны сөендерергә чыгарганнар.

Энри 2013 елда Конгодан Казанга укырга килә. Биредә ул мәхәббәте Евгенияны очрата. Ул егеткә тел үзләштерергә һәм туган кыенлыкларны чишәргә ярдәм итә. Ике гашыйк йөрәк гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Энри туган иленә кайтырга теләсә дә, хатынына кыен буласын аңлап, безнең илдә кала. Тик бакалавр һәм магистратура бетергән егетне, гражданлыгы булмавы аркасында, үз белгечлеге буенча программист итеп беркайда да эшкә алмыйлар. Ул арада уллары Марк та дөньяга аваз сала. Гаиләне туендырырга кирәк булганлыктан, автобус йөртергә алмаслармы дип, 4нче ПАТПга мөрәҗәгать итә. Аңа ризалык бирәләр, ләкин автобус йөртү өчен укырга кирәк була. Таныклык алганчы, кондуктор булып эшли торырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Энри беренче һәм бердәнбер кара тәнле кондуктор була.

Ул үз эшеннән һәм хезмәт хакыннан бик канәгать. Аена 180 сәгать эшләгән очракта, кондукторларга 35 мең сум түлиләр икән. Энри үзен яхшы хезмәткәр итеп күрсәткәнгә, 38-39 мең сум ала. “Мин кешеләр белән аралашырга, аларның хәлләрен сорашырга бик яратам. Россиянең төрле шәһәрләрендә булырга туры килде, ләкин Казандагы кешеләр – иң тынычлары. Татарлар тәртипле булулары белән аерылып торалар,” - ди Африка егете.

2020 елда Энри, илкүләм нәтиҗәләр буенча, иң яхшы кондуктор исемен алган. Хәтта 1 канал да аның белән кызыксынып, тапшыру эшләгән һәм бүләк тапшырган. Димәк, пассажирлар белән исәнләшү, хәл сорашу, шаяртулар аша кәефләрен күтәрү, кирәк кешегә булышып җибәрүләре үзенә яхшылык булып әйләнеп кайткан.

 

“Тиздән мин руль артына утырачакмын. Анда хезмәт хакы югарырак булса да, кешеләр белән аралашмагач, күңелсез булыр ахры. Монда эшләргә ияләшеп беттем инде,” - дип моңсуланып алды Энри. Ул әле судта тәрҗемәче булып та эшли икән. Француз һәм рус телләре арасында шул рәвешле күпер сала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кара тәнле егет татар телен дә өйрәнә башлаган. Миңа да белгәннәрен сөйләп күрсәтте. Күп кенә милләттәшләребезгә аннан үрнәк алырга һәм ана телебезне үзләштерә башларга киңәш итәр идем.

Энри үз әнисен дә Казанга алып килгән. Әти-әниләре эштә чагында, карчык оныгын карый икән.

“Африкада кешеләр йә бик бай, йә бик ярлы яшиләр. Анда урта хәллеләр юк. Түбән катламга керүчеләрнең, гадәттә, ипи һәм кием алырга да акчалары булмый. Ә Россиядә мин очсызлырак кибеткә кереп, киенеп чыга һәм макарон булса да сатып алып пешерә алам. Әмма мин зур акчаларга кызыкмыйм. Кәттә машинада йөрү – әле ул бәхет дигән сүз түгел. Бәхет ул – тыныч күңел белән йоклый алу,” - дип фикерләре белән уртаклашты Энри.

Дания Нәгыйм.

 http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/bashkala-avtobusynda-konduktor-bulyp-eshlche-afrika-egete-tatarcha-sylsherg-yrn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X