Ярышларда 2026 елгы ил чемпионаты һәм Кубогы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң көчле гимнастлары чыгыш ясый
Казанда 8 сентябрьдә спорт гимнастикасы буенча Россия халыклары Спартакиадасы ачылды. Ярышларда илнең 17 төбәгеннән 85 спортчы катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Тантана Гимнастика үзәгендә узды. Анда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республиканың спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Ярышлар 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларда 2026 елгы ил чемпионаты һәм Кубогы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң көчле гимнастлары чыгыш ясый.
Спортчылар команда һәм шәхси беренчелектә, шулай ук күптөрле дисциплинаның аерым төрләре финалында бүләкләр өчен көч сынашачак. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев