erid:2VtzquqpS7d
Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алдылар
Арча яңалыклары

Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алдылар

Матур бер очрашу булды.

Әлифба музеенда Сәләй Вәгыйзовның тууына 118 ел уңаеннан искә алу кичәсе үтте. Кичәгә аның укучылары Ринат Хидиятов, Әминә Гаффарова, Сәлимә Галиәхмәтова, Венера Шиһабиева һ.б. килде. Кунакларны Арча педагогия көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова сәламләде.

Искә алу кичәсендә студентлар да катнашты. Сәләй ага укучылары истәлекләре белән уртаклаштылар.ТНВ каналы журналистлары кичәне төшереп бардылар. Ахырдан чәй өстәле артында  шәхесләр рухына корьән аятьләре укып, дога кылдылар. Кичәне Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев алып барды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев