erid:2VtzquqpS7d
Арча үзәк хастаханәсе коллективы хәрбиләргә ярдәм күрсәтә
Арча яңалыклары

Арча үзәк хастаханәсе коллективы хәрбиләргә ярдәм күрсәтә

Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Ярдәмне медицина учреждениесе коллективы үз акчаларына туплаган.

 Арча үзәк район хастаханәсе коллективында СВОдагы хәрбиләргә ярдәм итүне игелекле традициягә әйләндергәннәр. Хезмәткәрләр ел саен язын һәм көзен махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыя һәм озата.

Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре хәрбиләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм әзерли

Бу юлы гуманитар йөккә дизель генераторлары, автоном җылыткычлар, бензин пычкылары, төрле кораллар һәм башка кирәкле әйберләр кергән. Коллектив бергәләп җыйган шактый күләмдәге акча хәрбиләргә кирәк-яраклар алуга тотылган.

Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре өчен бу ярдәм — алгы сызыктагы егетләргә рухи терәк булу, алар турында кайгырту һәм туган якта көтүләрен белдерү мөмкинлеге. Коллективның даими ярдәме уртак эшкә һәркемнең үз өлешен кертә алуын күрсәтә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев