Республикада 4 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Безнең районнан “Игенче” ширкәте комбайнчысы Марат Абдуллин Татарстанның иң яхшы комбайнчылары исемлегенә кергән.
Арча районы Татарстанда иң күп ашлык суктырып алган районнарның берсе булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте. Чара «Казан Экспо» үзәгендә узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, быел республика игенчеләре 4 миллион тонна ашлык җыеп алган. 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 млн тоннадан артык май орлыгы җыю планлаштырыла. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.
Республикада иң яхшы комбайнчылар арасында Арча районының “Игенче” ширкәтеннән Марат Абдуллин да бар. Татарстан Рәисе авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республика илнең алдынгы аграр продукция җитештерүчеләре арасында үз урынын саклап калуын билгеләп үтте.
«Быелның 1 августында Татарстанның электрон Мактау тактасын эшләтеп җибәрдек. Анда республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче 529 белгечнең исем-фамилиясе кертелүе сөендерә. Хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: район башлыгының матбугат хезмәтеннән алынды
Нет комментариев