Грипп сезоны якынлашканда, район газетасы коллективы сәламәтлекне саклау чарасына җаваплы караш күрсәтте. Медицина хезмәткәрләре редакциягә үзләре килеп, журналистларга гриппка каршы вакцина ясады.
Көз җитү белән грипптан саклану мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Халык белән еш аралашырга, төрле кешеләр белән очрашырга туры килгән журналистлар өчен сәламәтлекне кайгыртуның әһәмияте зур. Шуңа күрә редакция коллективы гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеген көтеп алды.
Поликлиникага барырга әзерләнгәндә, шәфкать туташлары үзләре редакциягә килде. Медицина хезмәткәрләре журналистларга вакцина ясап, үз эшләрен башкардылар. Мондый уңайлы мөмкинлек өчен редакция коллективы медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле.

Прививка ясатучылар арасында күрше оешма - кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Илдар Кадыйров та бар. Редакция хезмәткәрләре сәламәтлекләренә игътибарлы булуны үзләре өчен генә түгел, ә көн саен аралашырга туры килгән кешеләрнең иминлеге өчен дә мөһим дип саный.
Нет комментариев