erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары материалларын дәүләт архивына тапшыру тәртибе үзгәрде

Яңа тәртип архив материалларын тапшыруны бердәмләштерергә һәм документлар белән эшләүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.

Казанда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары материалларын дәүләт архивына мәҗбүри тапшыру мәсьәләсе каралды. Бу эшне башкару тәртибе тулысынча диярлек үзгәргән.

Хәзер документлар «Татарстан архивлары – тарих картасы» порталына урнаштырыла. Ясалма фәһем мәгълүматларны тиешле категорияләргә бүлә һәм документларның исемлеген автомат рәвештә төзи.

Комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, элек массакүләм мәгълүмат чаралары материалларны төрле саклагычларда һәм йөртү җайланмаларында тапшыра иде. Бу исә документларның исемлекләрен төзегәндә кыенлыклар тудырган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев