Гөберчәктән Халидә Габидуллина яза. Фотода Разый Йосыпов.
Җирдәгесе җирдә калсын!
Күп еллар элек Сикертән авыл советына кергән авыллар буенча район семинары булганын хәтерлим. Шул семинарда катнашкан бер райондашыбызның фикере бүген дә хәтердә: зиратыгыз бигрәк чиста, тәртиптә. Ничек шулай тотасыз, дип сораган иде ул. Әйе, мәңгелек йорт бүген дә тәртиптә. Читтән кайтучылар бу чисталыкка һәрвакыт игътибар итә. Ел саен авыл мулласы язын, көзен өмә оештыра. Мөмкинлеге булган һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Ләкин өмә ул берничә мәртәбә генә үткәрелә.
Ә калган вакыттагы эшләрне авылдашыбыз Разый абый Йосыпов башкара. Аңа бу эшләрне беркем кушмый, ул үзе белеп, күңеле кушканча, намус белән эшли. Зиратка ул эшкә йөргән кебек йөри. Зират кардан арчылганчы башланган эшләрен кар яуганчыга кадәр дәвам итә. Кемнеңдер чардуганы ауган яки агач ботаклары төшеп зыян күргән, я булмаса кабер бер дә чистартылмый, чүп өеп киткәннәр икән (андыйлар да бар), зиратның кечкенә капкалары ачык калган – ул барысына да җитешә.
эчендә киселгән агачларны бүлгәләп читкә чыгара, ботакларын тиешле урынга урнаштыра, кешесе булмаган каберлекләрне чистартып, ватык чардуганнарны сваркасы белән төзәтеп, рәтләп куя. Чөнки авылдашлар чардуганнарны һәрвакыт яңага алмаштырып куялар. Элеккегесен читкә чыгаралар. Разый абый аларны я иске черегән агач чардуганны алып, шуңа урнаштыра, я булмаса тимерлеккә тапшырып, акчасын зират чыгымнарына куя. Зиратка килгән һәркемне ул күз уңында тота.
Ул зират “картасын” яттан белә
Зиратның урталыгындагы юан агачларны өмә белән кисеп бетерделәр. Бер яктан икенче як каберлекләр күбесе күренеп тора. Ләкин элеккеге агачлар киселсә дә, яшь туералар тиз күтәреләләр. Разый абый аларны я чалгы белән чаба, я агу сиптереп бетерергә, чиста итеп тотарга тырыша. Ул авылдашларның кай урында күмелгәнен, каберлекләре ничек саклануларын яхшы белә. Элеккеге кешеләрнең кайда ятуларын сорасаң, күзен дә йоммыйча җавап бирә ала, чөнки ул зират “картасын” яттан белә.
Зират зур урын биләп тора. Буш урыннарда печән үсә. Аны да озак тотмыйлар, чабып, чистартып куялар. Разый абый барысына да контрольлек итеп тора. Шулай, һәр җирнең сакчысы, тәртип барлаучысы булырга тиеш. Үзара салым акчасына мәңгелек йортның капка-коймалары алмаштырылды. Аны да өмә оештырып эшләп чыктылар. Бу эштә дә Разый абый иң беренчеләрдән килеп эшкә тотына. Ярдәм кирәк кешегә, ике дә уйлап тормыйча, ул булыша, киңәшләрен бирә.

Былтыр көз айларында су буенда үскән агачларны бик күп кистеләр. Чөнки су буе куе урманга әйләнгән иде инде. Үз турыларын Разый абый берүзе агачларын кисеп, чистартып куйды. Киселгәннәре урынына җәй айларында яшь үсентеләр тиз үсеп чыктылар. Аларны, үзенең гаилә хисабына кыйммәтле агулар алып, гел агулап, чиста итеп тотты. Ул гына да түгел, басу ягыннан урамга таба язгы су агып төшү өчен эшләнгән канау бар. Аның як-ягына орлыктан тишелеп чыккан яшь агачлар үсеп чыга. Разый абый аларны да кисеп, канавын чистартып йөри.
Озын кичләрдә китаплар укырга ярата
Менә бу эшләрне аңа беркем кушмый. Димәк, ул нык күзәтүчән, хәстәрчән дигән сүз. Кыш җитсә, ул көн саен йорт тирәлеген кардан чистарта, озын кичләрдә китаплар укырга ярата, фикер сөреше көчле, сүзгә тапкыр, дөньяви яңалыклар белән һәрдаим танышып тора. “Миңа ике-өч сәгать йокы җитә”, - дияргә ярата ул шаярту катыш. Ул - кешелекле, кече күңелле, бик ярдәмчел кеше. Үз тырышлыгы белән йорт-җирен төзеп чыкты. Туганнары кайтса, ишеге ачык, йөзе якты, намусы чиста.
Разый абый – пенсионер. Хатыны Әлфинур апа белән колхозда эшләделәр. Разый абый унбер балалы гаиләдә туып-үскән егет. Юклыкны, җитмәүчәнлекне, саклап тоту дигәнне яхшы белә. Әнисе Мөнирә апа авылда оста тегүчеләрнең берсе иде. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Алар инде күптән мәрхүмнәр. Разый абый белән Әлфинур апа ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, улы Рәшит вафат булды. Кызы Казан шәһәрендә яши.
Разый абыйга авылыбыз зиратын үз йорты кебек карап, чистартып тотканы өчен Гөберчәк авылы халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Хәерле тигез гомер, тыныч тормыш, нык сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегездә дә Разый абый, Әлфинур апа, кызыгыздан, оныкларыгыздан, авылдашларыгыздан игелек күреп, рәхәттә яшәгез!
Халидә Габидуллина,
Нет комментариев