erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның бизнесына 705 млн сум ярдәм күрсәтелгән

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм махсус операция зонасында хезмәт итүче хезмәткәрләре булган эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерү өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2026 елда бу максатларга 705 млн сум акча юнәлдерелгән.

 

Дәүләт ярдәме кысаларында эшмәкәрләр ташламалы шартларда кредит ала, лизинг программаларыннан файдалана һәм бизнес үсеше өчен гарантия ярдәме ала ала. Бу эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы үсеш институтлары тарафыннан «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

2026 елда иң зур ихтыяҗ «СВОга ярдәм» микрофинанс продуктына булган. Аның буенча кече һәм урта бизнесның 92 вәкиленә барлыгы 412 млн сумлык микрозайм бирелгән. Тагын 86 эшмәкәр 253 млн сумлык поручительлек алган. Ә лизинг программасы аша җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алу яки яңарту өчен якынча 40 млн сум җәлеп ителгән.

Эшмәкәрләр өчен төп мөмкинлекләр:

  • Микрозайм: 5 млн сумга кадәр, 36 айга кадәр, еллык 1 процент ставка белән.

  • Гарантия ярдәме: кредит йөкләмәсенең 70 процентына кадәр поручительлек. Комиссия күләме — поручительлек суммасының 0,5–1 проценты.

  • Ташламалы лизинг: 40 млн сумга кадәр, 60 айга кадәр, еллык 5 проценттан башланган ставка белән. Башлангыч кертем 15 проценттан башлана, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге булганда аны 0 процентка кадәр киметергә мөмкин.

Финанс ярдәме белән генә чикләнми

Эшмәкәрләр дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы шартларда арендага алу мөмкинлегенә дә ия. Моннан тыш, аларга бизнес ачу һәм үстерү буенча консультацияләр бирелә, бизнес-планнар әзерләүдә ярдәм күрсәтелә.

Татарстанда СВО ветераннарына бизнес ачу өчен уңай шартлар тудырылган

Татарстанда әлеге юнәлештәге эш эзлекле рәвештә дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, микрофинанс, гарантия һәм лизинг программалары аша җәлеп ителгән дәүләт ярдәме күләме якынча 1 млрд сум тәшкил иткән.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев