erid:2VtzquqpS7d
Айдар Рамазанов: «Ике еллык азыгыбыз бар»
Арча яңалыклары

Айдар Рамазанов: «Ике еллык азыгыбыз бар»

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов

  • Җитәкче Айдар РамазановАйдар Рәфыйкович, һәр елны өметләр белән каршы алабыз. Бу  елны авыл хуҗалыгы өчен ничегрәк килде, дип исәплисез? 

– Кеше ниятли, Аллаһы Тәгалә хәл итә, диләр бит. Һәр елның үзенчәлекләре була инде аның. Апрель ае бик әйбәт килгән иде, май коры, эссе булып алды. Күңелләрдә шик туа башлаган иде, шөкер, май ахырында яңгырлар ява башлады. Баштарак чәчкән басуларда бераз зыян күзәтелде, әмма гомумән алганда игенчелек өчен шартлар бик әйбәт булды.

Технология үтәлгән хуҗалыкларда иген уңышы да куанырлык. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Северный“, “Кишет“, “Яңарыш“, “Игенче“, “Курса МТСы“, “Заря“, “Казанка“ хуҗалыклары нәкъ менә шулай эшлиләр. “Курса МТСы“, “Кырлай“, “Северный“, “Игенче“ ширкәтләрендә ашламаларны җитәрлек күләмдә кулланалар, игеннәрне кыяктан тукландыру җайга салынган. 

Гомуми саннарга килсәк, быел барысы 192,7 мең тонна, бер гектардан уртача 40,5 центнер ашлык җыйнап алынды. Бәрәңге “Кырлай“, “Игенче“ ширкәтләрендә, берничә фермер хуҗалыгында игелә. Тулай җыем 536 мең тонна, бер гектардан уртача уңыш – 343 центнер.
Әйбәт срокларда 15500 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның 8 мең гектардан артыгы көзге бодай, җитәрлек күләмдә орлыклар салып куелды. Быел сынау рәвешендә көзге рапс чәчүче хуҗалыклар да бар. Соңгы елларда көнбагыш, җитен мәйданнары артты.

Эшләр ничек тора

  •  Акча китерүче төп тармак – терлекчелек. Бу өлкәдә эшләр ничек тора?

– Терлекләрнең баш саныннан башлыйк. Мөгезле эре терлекләр 32136 баш исәпләнә, бу узган елның шул чорына караганда  1501 башка күбрәк. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Северный“, “Кишет“ хуҗалыкларында терлекләр 887-395 башка артты.

Тугыз айда 75603 тонна сөт савылды, бу узган елның шул чорына карата 110 процент. Иң күп  арттыручылар – “Вамин“ сөт берләшмәсе, “Кызыл Яр“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләре. “Вамин“ сөт берләшмәсендә 9 айда бер сыердан уртача  – 9873, “Ак барс“ агрокомплексы“нда – 8923, “Яңарыш“, “Байрак“, “Кишет“, “Северный“да 7 мең килограммнан артык сөт савып алдылар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 12,4 мең баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 5,3 меңе – сыерлар. 2026 елда 9 кечкенә ферма төзеп, 9 млн сум дәүләт ярдәме алдылар.  Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программалары 2027 елда да гамәлдә булачак. Кайбер үзгәрешләр дә бар. Бер сыерга субсидия 10 мең сум булачак. Үгезләрне шәхси эшмәкәрләрдән, крестьян-фермер  хуҗалыкларыннан сатып алганда да субсидия биреләчәк.

Сөтчелек комплекслары төзү дәвам итә...

– Әйе,  районда 12,5 мең сыерга исәпләнгән, 8,2 млрд сумнан артык инвестиция күләме белән сөтчелек комплекслары төзү буенча 9 эре инвестиция проекты тормышка ашырыла. Алар – “Вамин“ сөт берләшмәсендә, “Кырлай“, “Курса МТСы“, “Ватан“, “Кишет“, “Байрак“, “Игенче“, “Ашыт“, “Кызыл Яр“  ширкәтләрендә. 2027 елда “Ак барс“ агрокомплексы“нда – 3000, “Яңарыш“та – 1200, “Заря“да – 1000, “Казанка“ ширкәтендә 1000 башка исәпләнгән проектларны тормышка ашыру планлаштырыла.

Күргәнебезчә, планнар зурдан. Аларны тормышка ашыру өчен ныклы нигез бар. Хуҗалыклар ике елга җитәрлек терлек азыгы әзерләп куйдылар.


Нет комментариев