Әңгәмәдәшебез Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Эдуард Сахаров.
Эдуард Викторович, быелгы көзге чакырылыш районда ничек оештырыла? Безнең районнан ничә егет хәрби хезмәткә алына?
– Быел көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланды һәм декабрьгә кадәр дәвам итә. Ике районнан көзен алтмыш кеше чакырыла. Чакырылыш кампаниясе барышында егетләр медицина тикшерүе уза, аларның сәламәтлеге, хәрби хезмәткә яраклылыгы билгеләнә. Шулай ук һәр чакырылучының шәхси мәгълүматлары, белем алуы һәм кичектерү хокукы булу-булмавы тикшерелә. Егетләрне хәрби хезмәткә җибәрү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла.
- 2026 елда чакырылыш ел дәвамында барачак, диелгән иде. Моны ничек аңларга? Ел дәвамында армиягә алалармы?
– Юк, ул элеккечә язын һәм көзен оештырыла. Әмма кеше елның төрле вакытында медицина тикшерүе үтә һәм аңа хәрби хезмәткә ярак-лы, дип комиссия рөхсәте бирелә ала. Язын, көзен, ә, бәлки, төрле сәбәпләр белән, икенче елга чакырсалар да, бу комиссия карары гамәлдә кала.
- Хәрби хезмәтне кичектерү мөмкинлеге кемнәргә бирелә?
– Хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләсе законда билгеләнгән таләпләргә бәйле. Кайбер яшьләргә укуын дәвам итүе, сәламәтлеге яки гаилә хәле белән бәйле сәбәпләр буенча кичектерү бирелергә мөмкин. Һәр очрак аерым карала. Авыру сәбәпле кичектерү мәсьәләсен комиссия карый һәм үз сүзен әйтә. Шуңа күрә егетләргә үзләренең хокукларын белергә һәм кирәкле документларны вакытында тапшырырга киңәш итәбез
- Димәк, югары һәм һөнәри белем бирү учреж-дениеләреннән егетләрне чакыралар, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми?
– Андый нәрсә юк. 11 сыйныфтан соң югары уку йортына укырга керә икән, хәрби хезмәткә алу биш, көллияттә дүрт елга кичектерелә. Бакалавриат 4 ел дәвам итә, магистратурага калырга уйласа, тагын ике елга армия сафларына алынмый. Әмма уку йортыннан моны раслаучы рәсми документ кирәк була. Әгәр кеше башта бер институт, көллият, техникум яки факультетта укып, күпмедер вакыттан соң икенчесенә күчә икән, кичектерелү юкка чыга. Чөнки ул бер генә тапкыр бирелә.
- Бүген егетләрне генә түгел, аларның әти-әниләрен дә борчыган сорау бар. Чакырылыш буенча армиягә алынган яшьләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрәләрме?
– Чакырылыш буенча хезмәт итү белән контракт буенча хәрби хезмәтнең аермасын аңларга кирәк. Контракт төзү – аерым тәртиптә рәсмиләштерелә торган карар. Әгәр егетнең контракт төзеп китү теләге бар икән, төзи. Юк икән, аны берәү дә мәҗбүр итми.
- Егетләрнең һәм ата-аналарның үзләрен кызыксындырган сорауларына хәрби комиссариатта җавап алырга мөмкинме?
– Әлбәттә. Егетләрнең дә, аларның әти-әниләренең дә сораулары булырга мөмкин. Аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклау өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев