Сугыш вакытында биредә эвакогоспиталь эшләгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Үрнәк авылындагы эвакуация госпиталендә вафат булган сугышчылар җирләнгән урында “Хәтер вакыттан һәм тынлыктан көчлерәк” дип аталган обелиск ачылды.
Бу урынның тарихы 1942 елга барып тоташа. Сталинград янындагы сугышларда яраланган солдатларны дәвалану өчен тылга озатканнар. Аларның бер өлеше Арчага китерелгән, аннары Үрнәк авылындагы хастаханәгә урнаштырылган. Ул вакытта хастаханәдә 30 урын булган, авыруларны тәҗрибәле табиблар һәм медицина хезмәткәрләре караган.
«Кызганыч, барлык яралыларны да коткарып кала алмаганнар, – дип сөйли Светлана Бахтиярова. – Авыр яралардан вафат булган сугышчыларны Сосновка янындагы тау битендә, хастаханә янында җирләгәннәр. 1946 яки 1947 елда каберлек урынында агачтан кечкенә истәлекле билге куелган булган. 1970 елларда аны шушы авылда яшәүче Равил Миңнебаев яңарта. Еллар узса да, бу урынның тарихы онытылмый. Авылның өлкән яшьтәге кешесе Галя Давлетшина белән әңгәмәләр вакытында сугышчыларның язмышына кагылышлы яңа мәгълүматлар ачыклана. Бу Кочуровлар, Галимовлар һәм Вәлиуллиннар гаиләләрен кызыксындыра. Алар обелиск төзү эшенә алына һәм башкарып та чыга”.
Истәлекле һәйкәлне ачу тантанасына мәктәп директоры Ришад Сәйфетдинов җитәкчелегендә укучылар, укытучылар һәм авыл халкы килгән иде. Чарада фронтовиклар истәлегенә багышланган шигырьләр яңгырады, обелискка чәчәкләр салынды. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветеран-укытучы, бистә тарихы сагында торучы Равия Емельянова обелискны булдыручыларга рәхмәтен белдерде.
“Сугышта һәлак булган һәм сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан солдатларның гаиләләре исеменнән бик зур рәхмәт”, – диде ул.
- Илүс Әскәров фотолары
Нет комментариев