Иске Төрнәле мәктәбеннән Дания Фәхриева яза.
Көзге бәйрәм - Сөмбелә.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул “Сөмбелә!”
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек “Сөмбелә”.
Иске Төрнәле мәктәп - бакчасында халкыбызның иң гүзәл бәйрәме –“Сөмбелә” бәйрәмен уздырдык. Елның сихри фасылында көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Ул - көзге бәйрәм , уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була.
Бәйрәмгә алдан әзерләндек. Көзге табигатьне кузәттек, шигырьләр, жырлар, биюләр дә өйрэндек. Балалар көз турында белгәннәрен курсәтә алдылар. Алар көз билгелэрен әйттелэр, агачларны таныдылар, аларга дөрес итеп узләренең яфракларын элделэр. Табышмакларның жавапларын таптылар. Яшелчә, жиләк -жимешләрне аерып кәрзингә тутырдылар.
Мәктәп - бакчабызга очраклы гына килеп кергән Галигә дә балалар яшелчәләрне аерырга, файдалары турында сөйләделәр. Гали уз чиратында аларга яшелчәләрнең исемнэрен бозмаска, аларны кубрәк кулланырга вәгьдә бирде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Шайхетдинов Илшат Шамил улы, белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Хурамшина Талия Тәлгать кызы катнаштылар. Алар hәрберсе балаларга рәхмәт әйтеп, теләкләрен житкерделәр. Табигатьне кузәтергә, яратырга, ярдәм итәргә кирәклеген кабатлап киттеләр. Кичә бик куңелле, файдалы узды.
Сүрелмәсен безнең күңелләрдәЯзлар бүләк иткән матур хисләр. Табыннарга муллык, җанга сихәтАлып килсен безгә алтын көзләр.
Дания Фәхриева, Иске Төрнәле башлангыч мәктәбе укытучысы
Нет комментариев