erid:2VtzquqpS7d
Арча районында 5 мең агач утыртачаклар
Арча яңалыклары

Арча районында 5 мең агач утыртачаклар

Элегрәк Казансу елгасы буенда урман утырту проектының беренче этабы барышында Арча районының Үрнәк авыл җирлегендә 4,18 гектар мәйданда имән һәм чыршы үсентеләре утыртылган иде.

ТР Экология министрлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм СИБУР компаниясе ярдәме белән Казансу елгасы буенда урман утыртмалары булдыру проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Инициатива 2022 елдан 2025 елга кадәр су объектларын экореабилитацияләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләренең гамәли этапларының берсе булып тора, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстан Экология министрлыгы, СИБУР компаниясе, А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасында РГО төбәк бүлеге тарафыннан имзаланган килешү нигезендә иртәгә, 16 октябрьдә, Арча шәһәрендә агачлар утыртылачак.

5 меңнән артык чыршы һәм имән үсентеләре әзерләнде. Саклагыч урман утыртмаларын Казансу елгасының су саклау зонасында 1,5 гектар мәйданда утыртачаклар, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Болар барысы да «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип өстәделәр министрлыкта.

Мондый акцияләр – Казансу елгасының чыганакларын саклау һәм республикада экологик хәлне яхшырту буенча системалы эштә мөһим адым, дип белдерделәр ТР Экология министрлыгында. ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев