Арча районында гамәлгә ашырылучы проектлар авылларда һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлырак шартлар булдыруга хезмәт итә
Арча районында авыл һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән төзелеш эшләре дәвам итә. Иске Чүриле авылында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен торак комплексы сафка бастырыла, Арчада универсаль спорт залы һәм балалар сәнгать мәктәбе төзелә, ә Чиканас авылында мәдәният йорты капиталь ремонтлана, дип хәбәр итә район башлыгы матбугат хезмәте
Иске Чүриледә авыл хезмәтчәннәре өчен яңа йортлар төзелә
Иске Чүриле авылында «Яңарыш» авыл хуҗалыгы фирмасы хезмәткәрләре өчен заманча аз катлы торак комплексы төзелә. Эшләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарыла.
Төзелеш мәйданчыгы күчмә киңәшмә барышында тикшерелде. Авылда уңайлы яшәү шартлары булдыру хезмәткәрләрне авыл җирлегендә саклап калу, җитештерүне үстерү һәм районның тотрыклы киләчәген тәэмин итү өчен мөһим.
Арчада универсаль спорт залы төзелеше дәвам итә
Арчада универсаль спорт залы төзелешенең төп эшләре башкарылган. Яңа объект район халкы өчен спорт белән шөгыльләнү, актив яшәү рәвеше алып бару һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Проект «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ил күләмендә спорт инфраструктурасын үстерүгә, массакүләм спортны популярлаштыруга, балалар һәм яшьләр өчен физик тәрбия мөмкинлекләрен арттыруга аерым игътибар бирелә.
Арчада яңа балалар сәнгать мәктәбе төзелә
Район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү дәвам итә. Хәзерге вакытта белгечләр түбә ясау эшләренә керешкән.
Объект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре» төбәк проекты кысаларында төзелә. Яңа мәктәп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгать белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудыру мөмкинлеге бирәчәк.
Чиканаста мәдәният йорты яңартыла
Чиканас авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау эшләре бара. Бина тулысынча диярлек яңартылачак. Биредә мәдәният йорты белән беррәттән заманча фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл китапханәсе дә урнашачак.
Бер бинада берничә төрле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен туплау авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудырырга, медицина ярдәме, китапханә һәм мәдәни чаралардан файдалану мөмкинлекләрен яхшыртырга тиеш.
Районда мәдәният объектларын яңарту башка урыннарда да дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проекты кысаларында Арча район мәдәният йортын капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнгән. Бу этапта түбә тулысынча алыштырылган.
Нет комментариев