Өч көн дәвамында 14-16 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында 7 картина күрсәтеләчәк.
Казанда «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Һинд киносы фестивале ачылды. Өч көн дәвамында 14-16 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында 7 картина күрсәтеләчәк.
«Икенче "ТАЙМ" форумы вакытында без Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә һинд мәдәнияте көннәрен уздыру турында сөйләшә алабыз", - диде ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Һинд киносы фестивале кысаларында Һиндстанда төшерелгән картиналар белән бергә Татарстан Республикасында төшерелгән «Дочки-матери» (2025) фильмы күрсәтеләчәк. Күрсәтүләр бушлай уза, кинотеатр сайтында алдан теркәлү кирәк. ЧЫГАНАК
Нет комментариев