erid:2VtzquqpS7d
Өлкәннәр күңеленә җыр-моң бүләк иттек
Арча яңалыклары

Өлкәннәр күңеленә җыр-моң бүләк иттек

Безне каршы алган интернат һәм картлар йорты тәрбияләнүчеләре чыгышыбыз өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр, тагын килүебезне теләделәр.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Шура, Шурабаш, Байкал, Сөрде һәм Түбән Оры авылларының мәдәният хезмәткәрләре, Сөрде авылы китапханәчесе һәм җырчы егет Дима Пиговаев белән берлектә Яңа Чүриле психоневрология интернатында һәм Арча картлар йортында чыгыш ясаганнар.

"Очрашулар җылы, күңелле мохиттә узды. Без анда яшәүчеләргә халык җырларын да, заманча җырларны да бүләк иттек. Дәртле биюләребез белән дә аларның күңелен күтәрергә тырыштык. Очрашу истәлеге итеп, күчтәнәчләребезне дә тапшырдык.

Мондый очрашулар өлкәннәребезгә шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итә, аларның көндәлек тормышына ямь өсти. Җыр-моң, ихлас аралашу кешеләрне берләштерә, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгыта. Иң мөһиме — игътибар һәм җылы мөнәсәбәт һәркемгә кирәк булуын тагын бер кат искәртә", -  дип хәбәр итте безгә Түбән Оры авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев