erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан Республикасы педагогы проекты «Евразия» халыкара премиясендә өченче урынны алды

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Алия Шагаева

Мәскәүнең «Россия» милли үзәгендә «Евразия» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. «А.С. Пушкинның социомәдәни трансформация шартларында педагогикасы: шагыйрь мирасыннан мәгарифкә һәм фәнгә» проекты «Дөнья теле» номинациясендә өченче урынны алды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Алия Шагаева, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, «А.С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмалары һәм педагоглар берлеге» Халыкара ассоциациясе җитәкчесе, Казан федераль университетының Джизак шәһәрендәге (Үзбәкстан Республикасы) филиалында укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

Шагаевлар гаиләсенең педагогик династиясендә 56 укытучы исәпләнә. Алия Юныс кызы өчен белем, рус теле һәм мәдәни мирас – һөнәр генә түгел, ә гаилә традицияләрен дәвам итү дә. ТУЛЫРАК


Нет комментариев