erid:2VtzquqpS7d
Юлларда исерек хәлдә машина йөртүчеләргә каршы профилактик чаралар үткәрелә
Арча яңалыклары

Юлларда исерек хәлдә машина йөртүчеләргә каршы профилактик чаралар үткәрелә

Транспорт чарасын исерек хәлдә йөртү — юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыручы хокук бозу.

16 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен җиңеләйтү максатыннан профилактик чаралар уздырыла.

Чаралар хезмәт күрсәтелә торган территориядә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Юл-патруль хезмәте экипажлары, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын анализлау нәтиҗәләренә нигезләнеп, хокук бозулар кылыну ихтималы зур булган урыннарда эшләячәк.

Руль артына исерек хәлдә утырмагыз! Үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз. Юлларда сак булыгыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев