erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда автобус йөртүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды

Казанның «ПАТП №2» муниципаль унитар предприятиесендә автобус йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын бәяләделәр. Хатын-кызлар арасында Марина Решетова, ир-атлар арасында Нияз Гарифуллин җиңү яулады.

 

Бәйгедә барлыгы 16 йөртүче катнашты. Аларның 11е — ир-атлар, бишесе хатын-кызлар иде. Ярышлар предприятиенең 50 еллыгына багышланды.

Конкурс ике этаптан торды. Башта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен сынады, аннары махсус мәйданчыкта автобус белән фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтте. Сынаулар арасында үзенчәлекле бирем дә булды: йөртүчеләргә автобусны сыеклык тутырылган сыра кружкасын түкмичә билгеләнгән маршрут буенча йөртергә кирәк иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Марина Решетова иң яхшысы дип танылды. Ир-атлар арасында беренче урынны Нияз Гарифуллин алды. Конкурс автобус йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белүен генә түгел, ә төгәллеген, игътибарлылыгын һәм транспорт белән идарә итү осталыгын да бәяләргә мөмкинлек бирде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев