Арча районы башлыгы халыкны сәламәтлеккә җаваплы карарга һәм гриппка каршы вакцинацияне вакытында узарга чакыра.
Салкыннар башлану белән кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп йоктыру куркынычы арта. Вакцинация авыруның авыр узу ихтималын киметергә ярдәм итә. Прививка ясату — үз сәламәтлегеңне кайгырту гына түгел, ә якыннарыңны һәм тирә-юньдәгеләрне саклауга керткән өлеш тә.

Гриппка каршы прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай ясатырга мөмкин. Белгечләр вакцинацияне кичектермәскә һәм сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш итә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев