Юл газабы – гүр газабы, дип әйтеп калдырган борынгылар. Үзәкләренә үткәнгә шулай дип әйткәннәр. Машинага утырып, җәяү бардым, ат белән, дип шаярып сөйләшүләр чынбарлыктан ерак булмаган бит
Узган гасырның алтмышынчы елларында авыллар арасында күтәрелгән юллар юк диярлек иде әле. Яз, көз йөк машиналарын тракторлар тартып йөри иде. Сеҗе кешеләренең Арчага йомыш төшкәндә куна бара идек, дип сөйләгәннәре бар.
Бүген инде бу хатирәләр әкият кебек тоела. “Татавтодор“ җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов белән быел яңартылган Түбән Аты юлыннан барабыз. Яңа җәелгән асфальттагы кояш нурларыннан күзләр чагыла. Ике яктагы агачларда алтын көз бизәкләре. “Тулы айлы төндә бу юлны яктыртасы да юк – шундый матур булып балкый!“ – ди юлдашым.
Бу як авылларда яшәүчеләрнең шатлыклары турында хәбәрләр алып торабыз. Үзләре белән дә сөйләшәбез.
- Машиналар белән йөрергә җайсызланган иде, бик әйбәт булды, – ди Түбән Аты фермасыннан эштән кайтып килүче Госман Шәяхмәтов. – Җәяүлеләр өчен дә бик шәп!
– Миңа үз гомеремдә Европа илләрендә, Россиянең күп шәһәрләрендә булырга туры килде, – ди Түбән Аты авылында яшәүче Ядкәр Мөхәммәдиев. – Кайтканда Түбән Атыга ничек керәсе булыр инде дигән уй борчый башлый иде. Кыш көннәрен әйткән дә юк инде. Рәхмәт җитәкчеләргә, юлчыларга! Мондый көннәрне күрү бәхетенә дә ирештек.
Ядкәр Мөхәммәдиев легендар шәхес, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов кулы астында эшләгән кеше. Бульдозер белән Арча тавын ишкән, Урта Сәрдәгә, Кушлавычка дамба күтәргән.
“Татавтодор“ җәмгыятенең Арча филиалы көче белән быел 991 млн сумлык эш башкарылган. Түбән Атылар кебек Иске Йорт авылы халкы да шатлана, бу юлга да асфальт җәелде. Урта Бирәзәгә юл эшләнеп бетте. Сөрде авылына кадәрге юл да менә дигән хәзер. Пөшәңгәр, Арча–Теләче юлының бер өлеше төзекләндерелде. Михайловка авылына да юл яхшырды.
Урта Сәрдә, Колачы авыллары юлларында эш дәвам итә.
– Шулай ук “Дорсервис“, “ТР күперләре“ ширкәтләре дә районда юлларны яхшыртуга зур өлеш кертәләр, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Район халкы исеменнән юлчыларга зур рәхмәт, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев