Җылыту сезоны башлану белән газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Газ плитәсе, су җылыткыч яки казанның төзек булуы гына җитми — вентиляция һәм төтен юлларының да тиешенчә эшләве мөһим. Бу таләпләрне үтәмәү кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.
Узып баручы атнада район активы киңәшмәсендә дә барыбызның иминлегенә кагылышлы әлеге мәсьәлә каралды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, җылыту сезоны башлангач, республикада сөрем газы белән агуланып үлү очраклары арта. Кызганыч, мондый фаҗигаләр элекке елларда үзебезнең районда да булды. Күп очракта аларны гади генә саклык чараларын үтәп булдырмый калырга мөмкин.
Куркынычсызлык битарафлыкны кичерми
Бу хакта киңәшмәдә Арча районы газ хезмәте җитәкчесе Илшат Сабиров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, йортлардагы газ җиһазларының, вентиляция һәм төтен юлларының төзеклеге өчен кулланучылар да җаваплы.

Белгечләрне фатирларга һәм шәхси йортларга вакытында кертү, җиһазларны тикшерүгә мөмкинлек бирү, ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән бетерү — аварияләрне кисәтүнең мөһим шартлары. Кайвакыт кешеләр газ хезмәте белгечләренең килүенә җитди карамый, тикшерүне кичектерә яки төрле сәбәпләр белән өйгә кертми. Әмма мондый битарафлыкның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин.
Районда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү Россия Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 нчы карары һәм Торак кодексы нигезендә оештырыла. Күпфатирлы йортларда төтен юллары һәм вентиляция каналларының торышы өчен идарәче компанияләр җавап бирә. Шәхси йортларда исә бу бурыч йорт хуҗаларына йөкләнә. Шунысын да искәртик,елга бер тапкыр үткәрелә торган теник хезмәт күрсәтү вакытында газ хезмәте белгечләре фатирларда һәм шәхси йортлардагы газ җиһазларын гына түгел, ә вентиляция һәм төтен юлларын да тикшерергә бурычлы.

Саннар нәрсә турында сөйли?
— Октябрь аена без план буенча 15 010 абонентка һәм 190 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтергә тиеш. Хәзерге вакытта 14 808 абонентка хезмәт күрсәтелгән. Райондагы 190 күпфатирлы йортның барысы да тикшерелгән, — диде Илшат Әнәсович.
Шул ук вакытта эштә кыенлыклар да юк түгел. 2025–2026 елларда газ хезмәте белгечләрен өйгә кертмәүнең 90 очрагы теркәлгән. Мондый хәлләр планлы тикшерүләрне тоткарлый һәм кешеләрнең үз иминлегенә куркыныч тудыра.
Төтен юллары һәм вентиляция белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимүе дә игътибарга лаек. Әгәр 2023 елда 19, 2024 елда 17 гариза теркәлгән булса, 2026 елда хисап әзерләнгән вакытка аларның саны дүртне тәшкил иткән. Бу уңай күрсәткеч булса да, саклык чараларын йомшартырга ярамый.
Искергән җиһаз — яшерен куркыныч
Газ хезмәте белгечләре еш очрый торган кимчелекләр арасында тикшерү өчен өйгә керү мөмкинлеге булмауны, газ җиһазларының һәм приборларының тузуын, сыгылмалы тоташтыргычларның искерүен атый.
Ел башыннан кимчелекләрне бетерү буенча 120 күрсәтмә бирелгән, 41 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылган.
Кайберәүләр газны өзүне артык катгый чара дип кабул итәргә мөмкин. Әмма монда сүз уңайсызлык турында гына түгел, ә кеше гомерен саклау турында бара. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та газчыларны йортларына яки фатирларына кертмәүчеләргә, газ җиһазларындагы, вентиляция һәм төтен юлларындагы кимчелекләрне вакытында бетермәүчеләргә карата катгыйрак чаралар күрергә чакырды.
Чыннан да, газ белән тәэмин итүне вакытлыча туктату көндәлек тормышта уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Әмма төзек булмаган җиһазны куллану яки вентиляциянең тиешенчә эшләмәве күпкә җитдирәк нәтиҗәләргә китерә ала. Газ белән тәэмин итү җиһазларның һәм тиешле каналларның куркынычсызлыгы торгызылганнан соң гына яңадан башланырга тиеш.
Белгечләрне өйгә кертү — үз иминлегеңне кайгырту
Газ хезмәте белгечләрен өйгә кертмәгән очракта, абонентка язмача хәбәрнамә җибәрелә. 20 көннән соң икенче хәбәрнамә юллана. Аннан соң да тикшерү үткәрү мөмкинлеге булмаса, газ бирү туктатылып, документлар дәүләт инспекциясенә тапшырыла.
Шуны да истә тотарга кирәк: газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм вентиляция белән төтен юлларын тикшерү — үзара бәйле булса да, аерым эшләр. Газ җиһазларын тикшерү вентиляция каналларын тикшерүне автомат рәвештә алыштырмый. Шуңа күрә абонетлар аларның төзеклеген ел дәвамында даими контрольдә тотарга тиеш.

Илшат Сабиров билгеләп үткәнчә, газ хезмәтенең төп бурычы — райондагы торак пунктларны һәм предприятиеләрне газ белән өзлексез һәм аварияләрсез тәэмин итү. Әмма моңа бары тик уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкин.
Һәр йортта истә тотарга кирәкле кагыйдәләр:
-
Газ җиһазларын һәм тоташтыргычларны даими карап торыгыз, аларның торышына игътибар итегез.
-
Газ хезмәте белгечләрен планлы тикшерүләр үткәрү өчен өйгә вакытында кертегез.
-
Вентиляция һәм төтен юлларының төзеклеген тикшертегез, аларның ачык булуын тәэмин итегез.
-
Газ исе сизелсә, электр җиһазларын кабызмагыз һәм сүндермәгез, ачык ут кулланмагыз. Мөмкин булса, газ кранын ябыгыз, тәрәзәләрне ачып, бинаны ташлап чыгыгыз һәм куркынычсыз урыннан 104 яки 112 номерына шалтыратыгыз.
-
Сөрем газы иссез булырга мөмкин. Баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану кебек билгеләр сизелсә, кичекмәстән саф һавага чыгыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Илшат Сабиров ассызыклаганча, куркынычсызлык — газ компаниясенең дә, хакимиятнең дә, һәр абонентның да уртак җаваплылыгы.
Җылыту сезонында җылылык һәм уңайлылык турында кайгыртканда, иң мөһиме — иминлекне онытмау. Газ җиһазларын төзек хәлдә тоту, белгечләрне вакытында өйгә кертү һәм ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән бетерү — үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклау өчен кирәкле шартлар.
Нет комментариев