Бруцеллёз — терлекчелек хуҗалыкларына да, кеше сәламәтлегенә дә куркыныч тудыручы йогышлы авыру. Белгечләр инфекцияне булдырмау өчен малларны даими тикшерергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм сөт белән итне тиешенчә эшкәртеп кулланырга киңәш итә.
Бруцеллёз сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз һәм этләрдә очрарга мөмкин. Авыру йоккан хайваннар белән турыдан-туры бәйләнештә булганда, шулай ук аларның сөте һәм башка биологик сыеклыклары аша кешегә дә күчү куркынычы бар. Чирле малдан алынган чи сөтне эчү һәм тиешенчә пешерелмәгән итне ашау да инфекциягә китерергә мөмкин. Шуңа күрә терлекләрне караганда санитария таләпләрен үтәү, сөтне кайнату, итне яхшылап пешерү аеруча әһәмиятле.
Хайваннарда бруцеллёз еш кына сиздермичә уза. Әмма вакытыннан алда бозаулый яки бозау сала,, үлгән яки хәлсез туган үрчем, сөт бизләренең ялкынсынуы, үрчү сәләтенең бозылуы, аксаклау һәм тән температурасының күтәрелүе авыру билгеләре булырга мөмкин. Белгечләр малларны даими серологик тикшерү уздырырга, инфекция ачыкланган очракта ветеринария хезмәтенә кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Авыру хайваннарны изоляцияләү һәм аларга карата алдагы чараларны ветеринария кагыйдәләре нигезендә башкару зарур.
Бруцеллёзны кисәтүдә терлек хуҗаларының җаваплы мөнәсәбәте зур роль уйный. Куркыныч янаган төбәкләрдә малларны вакцинацияләү, шәхси гигиенаны саклау һәм ветеринария белгечләре киңәшләрен үтәү инфекция таралу ихтималын киметергә ярдәм итә. Терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту — хуҗалыкның иминлеген генә түгел, гаилә әгъзаларының сәламәтлеген дә саклау ул.
Нет комментариев