Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясен мәгълүмати яктан яктыртуда актив катнашкан журналистларны хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында «ТАТМЕДИА » акционерлык җәмгыятенең «Арск-информ» филиалы җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин да бар.
«ТАТМЕДИА » акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу узды. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенең мәгълүмати нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
.png)
Очрашуда сайлау кампаниясен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә өлеш керткән журналистларга бүләкләр тапшырылды. Алар арасында «Арск-информ» филиалы җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин да бар. Ул сайлау кампаниясен яктыртуда актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды .
Исрафил Насыйбуллин бүләкне хезмәттәшләренең уртак эшенә бирелгән бәя буларак кабул итүен белдерде:
💬 «Мин бу бүләк өчен ,иң беренче чиратта, „Арча хәбәрләре“ газетасы һәм Арча радиосы редакциясе коллективына олы рәхмәтемне җиткерәм, чөнки ул хезмәттәшләремнең уртак хезмәт нәтиҗәсе», — диде Исрафил Насыйбуллин.
«Арск-информ» коллективы район халкын мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында вакытында һәм сыйфатлы мәгълүмат белән тәэмин итүне дәвам итә.
Нет комментариев