Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән дәүләт эшлеклесе истәлегенә куелган мемориаль такта Малая Красная урамындагы 14 нче йортта урнаштырылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Госман Җиһаншин 1971–1983 елларда Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул ведомство белән 12 ел җитәкчелек иткән чорда тармакта мөһим үзгәрешләр һәм реформалар үткәрелгән.
Мемориаль тактада мәгълүмат рус һәм татар телләрендә язылган. Әлеге йортта Госман Җиһаншин 1971–1992 елларда яшәгән. Истәлекле билге аның тормыш һәм хезмәт юлын, Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешен искә төшереп торачак.
Госман Җиһаншинның хезмәт юлы безнең район белән тыгыз бәйләнгән.1965-1967 елларда ул КПССның Арча райкомның беренче секретаре булып эшләгән. Ул җитәкче булып эшләгән 1966 елда Арча районы республика ярышында җиңүче дип табыла һәм күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә.
Нет комментариев