«ТЭФИ-Регион» премиясе җиңүчеләре 2026 елның 20 ноябрендә Ярославльдә игълан ителәчәк.
Казанның «Вечный огонь» киноширкәте төшергән «Танкист» нәфис фильмы Бөтенроссия «ТЭФИ-Регион» телевизион премиясенең финалистлары өчлегенә керде. Фильм Казан Суворов исемендәге хәрби училище киностудиясе белән берлектә, «ТАИФ» финанс ярдәме белән төшерелгән.
Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигыре мотивлары буенча эшләнгән картина Бөек Ватан сугышы елларында малай белән танк экипажы командиры арасында туган тарихны бәян итә.
Чыганак: "Яшел Үзән яңалыклары
Нет комментариев