erid:2VtzquqpS7d
Арчада «Китап җаны» әдәби-медиа проектының муниципаль этабы узды
Арча яңалыклары

Арчада «Китап җаны» әдәби-медиа проектының муниципаль этабы узды

Муниципаль этапта җиңү яулаган команда хәзер «Китап җаны» әдәби-медиа проектының республика этабында Арча данын яклаячак.

Арча үзәк китапханәсендә «Китап җаны» әдәби-медиа проекты кысаларында интеллектуаль бәйге үткәрелде. Анда «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләреннән биш команда катнашты.

Бәйгенең үзенчәлеге – квизның татар телендә узуы. Катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен генә түгел, туган телне белү дәрәҗәләрен дә күрсәтте.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Арчаның 6нчы мәктәбе командасы яулады. Хәзер җиңүчеләрне проектның республика этабы көтә. Анда алар Татарстанның башка командалары белән көч сынашачак.

Командага алдагы этапта уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Фотолар: Арча Үзәк китапханәсе


Нет комментариев