Хөрмәтле укучым Раниянең тәүге уңышы: «Синле язлар» китабы дөнья күрде
Һәр сыйныф җитәкчесе өчен үз укучысының зур уңышларын, тормышта үз юлын табуын күрү — чиксез бәхет һәм олы горурлык. Күптән түгел минем өчен кадерле, якын булган укучым, Пәҗәнгер авылы кызы Галәветдинова Рания Әхтәм кызы зур казанышка иреште — аның «Синле язлар» дип аталган тәүге китабы басылып чыкты һәм китап сөючеләр хөкеменә тәкъдим ителде. Раниянең мәктәп елларындагы сыйныф җитәкчесе буларак, «Синле язлар» китабын тәкъдир итү кичәсендә миңа да катнашырга насыйп булды.