Һәр сыйныф җитәкчесе өчен үз укучысының зур уңышларын, тормышта үз юлын табуын күрү — чиксез бәхет һәм олы горурлык. Күптән түгел минем өчен кадерле, якын булган укучым, Пәҗәнгер авылы кызы Галәветдинова Рания Әхтәм кызы зур казанышка иреште — аның «Синле язлар» дип аталган тәүге китабы басылып чыкты һәм китап сөючеләр хөкеменә тәкъдим ителде. Раниянең мәктәп елларындагы сыйныф җитәкчесе буларак, «Синле язлар» китабын тәкъдир итү кичәсендә миңа да катнашырга насыйп булды.
Әлеге китап тирән мәгънәле битләре, күңелне тетрәндергеч шигырьләре һәм тормыш фәлсәфәсе белән укучыны беренче юллардан ук үзенә җәлеп итә. Нигезле уйлар, тормыш кыйммәтләре тупланган бу хезмәт — авторның күпмедер дәрәҗәдә күңел көзгесе, иҗади эзләнүләре нәтиҗәсе. Күптән түгел узган китапны тәкъдир итү кичәсе моның ачык дәлиле булды. Очрашуга җыелган дәрәҗәле кунаклар, иҗатташ дуслары, укытучылар, якыннары, сыйныфташлары, авыл халкы һәм әдәбият сөючеләр авторның каләм куәтенә һәм иҗатына югары бәя бирделәр.
«Синле язлар» — иҗатка илткән юл
Мәктәп елларында ук Рания үзенең искиткеч тырышлыгы, тирән фикерләве, дөньяга үзенчәлекле карашы һәм иҗади сәләте белән аерылып тора иде. Рания Апаз урта мәктәбенең 5 нче сыйныфына 1992 елның 1 сентябрендә укырга килде. Мин Раниянең 5 нче сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчесе булдым. Сыйныфта 24 укучы иде.
Сыйныфташлары арасында Рания мөлаемлыгы, матур сөйләм теле, кызыксынучанлыгы, төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, активлыгы, иҗадилыгы белән аерылып торды. Ул минем уң кулым булды. Сыйныф бүлмәсендә парта артында утырып, аның әдәбият дөньясына тәүге адымнарын ясавы әле генә булган кебек.
7 нче сыйныфта укыганда Раниянең 9 Май бәйрәменә багышлап шигырь язуы, аны конкурста сәнгатьле итеп сөйләп, I урынга чыгуы һәм грамота белән бүләкләнүе истә калган. Раниянең балачак, үсмерчак, яшьлек елларын без бергә үткәрдек.
Мәктәп елларында ул районда, Яңа Кенә́р Укучылар сараенда уздырыла торган шигырь конкурсларында еш катнаша, призлы урыннар ала иде. Рания стенгазеталар чыгаруда да актив булды. Сыйныф концертларына, төрле тематик кичәләргә, сәхнә күренешләренә алып бару программаларын башыннан ахырына кадәр ул төзи иде, мин кайбер урыннарга төзәтмәләр генә кертә идем.
Бүген исә аның шундый җитди уңышка ирешүе, үз китабын бастырып чыгаруы, Раниянең 60 шигыренә композитор Айдар Тимербаевның көй язуы, җырчылар Зәринә Хәсәншина белән Рөстәм Хөсәеновның Рания шигырьләренә язылган җырларны тәүге тапкыр башкарулары да укытучы буларак минем күңелемдә зур шатлык уятты. Китаптагы һәр бит авторның эчке дөньясын, аның уйлануларын һәм күңел серләрен ача.
Кадерле укучым Рания! Сиңа алга таба да яңа казанышлар, иҗат чишмәңнең саекмавын һәм яңадан-яңа әсәрләрең белән безне куандырып торуыңны телим! Нурлы каләмең бервакытта да тутыкмасын, китабың меңнәрчә укучының яраткан өстәл китабына әйләнсен!
Раниянең тормыш иптәше Надирга, балалары Илсафка, үзе шикелле үк иҗади кызы Гөлфиягә, укытып, тәрбияләп, зур тормыш юлына озаткан шундый ук шигъри җанлы әти-әнисе Раилә белән Әхтәм Шәвалиевларга, туганнары Айрат белән Илүзә гаиләсенә киләчәктә гаилә бәхете, озын, бәрәкәтле гомер, уңышлар, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш теләп калам.
Апаз урта мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Нуриева Ләлә Вәдүт кызы

Нет комментариев