erid:2VtzquqpS7d
Тормыш ул – серле бер могҗиза: «Арча егетләре» ансамбленең 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Тормыш ул – серле бер могҗиза: «Арча егетләре» ансамбленең 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

“Арча егетләре” вокаль ансамбленең 55 еллык юбилее Марсель Фәйзрахманов рухына ихтирам, моңга һәм матур истәлекләргә бай булды.

Арча Мәдәният йортында “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленең 55 еллык юбилее билгеләп үтелде. “Ни белән үлчәнә үткән гомер?” дип исемләнгән кичә ансамбльгә нигез салучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог һәм музыкант Марсель Фәйзрахмановның тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Бу кичтә җыр-моң гына түгел, үткәннәр белән бүгенгене тоташтырган хатирәләр, сагыну хисләре, остазга булган олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

Районның йөзек кашы, республиканың визит карточкасы

“Арча егетләре” турында сүз чыккач, иң беренче булып күз алдына Марсель Фәйзрахманов килә. Аның исеме ансамбль тарихы белән генә түгел, әлеге коллективның үзенчәлекле рухы, сәнгатькә тугрылыгы һәм күп буыннар күңелендә калдырган якты эзе белән дә бәйле.

Районда бу ансамбльне белмәгән кеше бар микән? Мөгаен, юктыр. Чөнки ул район күләмендә уздырылган күп кенә чараларның бизәге, Арчаның горурлыгы, республика сәхнәләрендә районыбыз данын танытучы коллектив.

"Арча егетләре" ансамбле

Милли киемнәрдән, яшьлек дәрте белән янып торган егетләр сәхнәгә чыгып басуга, зал алкышларга күмелә. Бу күренешнең үзенә генә хас бер сихри көче бар. Еллар узса да, буыннар алмашынса да, “Арча егетләре”нең тамашачы күңелендәге урыны үзгәрми.

55 ел эчендә ансамбль составы күп тапкырлар яңарган. Әмма аның нигезендә яткан иҗади рух, сәнгатькә мәхәббәт һәм үз эшенә бирелгәнлек Марсель абый салган кыйблага тугры калган. Остаз вафатыннан соң коллектив белән җитәкчелек итә башлаган талантлы педагог Диләрә Хәйдәрҗанова да ансамбльне ул күтәргән югарылыктан төшермәде. Киресенчә, аңа яңа, заманча сулыш өрде. Әмма ныклы нигез, иҗади башлангыч һәм үзенчәлекле рух Марсель абыйдан килә.

“Безнең өчен ул һәрчак Марсель абый булды”

Әйе, мин дә аны Марсель абый дип йөртәм. Юбилей кичәсендә сәхнәгә күтәрелгәннәрнең дә аңа шулай дәшүе очраклы түгел. Алар өчен ул рәсми исем-фамилия генә түгел, ә якынлыкны, ихтирамны һәм күңел җылысын берләштергән кадерле кеше булган.

«Безнең төркемдә ул сыйныф җитәкчесе иде. Гел кайгыртып торды. Заман җилләренә каршы торырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтте. Шундый якын иде ул безгә. Шуңа Марсель абый дип йөрттек аны», – диделәр ансамбльнең беренче карлыгачлары Рөстәм Гарифуллин, Альмир Корбанов һәм Камил Габдрахманов.

Ансамбльнең беренче карлыгачлары Рөстәм Гарифуллин, Альмир Корбанов һәм Камил Габдрахманов

Аларның сүзләрендә остазга булган ихтирам да, еллар узгач та сүрелмәгән рәхмәт хисе дә чагыла иде.

“Арча егетләре” ничек туган?

Ансамбльнең тарихы 1972 елдан башлана. Булачак коллективның беренче әгъзалары – Марсель абый җитәкләгән укучылар төркеме егетләре.

Ансамбльне оештыручы, аның беренче җитәкчесе Марсель Фәйзрахманов

23 февральгә җыр әзерләргә кирәк була. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны бергәләп тә, аерым-аерым да җырлатып карый. Егетләрнең сәхнәдә чыгышы барысына да ошый. Бигрәк тә кызлар күп укыган уку йортында егетләрнең сәхнәгә чыгып, үзләрен иркен тотып җырлавы тамашачыларда соклану уята. Шулай бүген инде танылган коллективка әверелгән ансамбльнең тарихы башланып китә.

Исеме дә көтмәгәндә туа. Телевидениедә репетиция вакытында диктор Иркә Сакаева егетләрне: “Арча егетләре, тизрәк булыгыз!” – дип чакыра. Шушы гади генә сүзләр ансамбльнең исеменә әйләнә һәм еллар дәвамында аның белән бергә яши.

Юбилей кичәсендә ансамбльнең беренче карлыгачлары ул елларны җылы хисләр белән искә алды, тәүге чыгышларын хәтерләрендә яңартты, хәтта җырлап та күрсәттеләр. Үткәннәр белән бүгенге көн бер мизгелгә тоташкандай булды.

Остаз калдырган мирас

«Бер генә чара да хәзер бу ансамбльдән башка үтми. Киләчәге дә дәвамлы булсын. Сез – районның горурлыгы», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Ул коллективка таныклык тапшырды: “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов исеме бирелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов исеме бирелү турында таныклык тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов исеме бирелү турында таныклык тапшырды.

Бу – гади генә таныклык түгел, ә ансамбльгә нигез салган шәхеснең хезмәтенә, сәнгатькә керткән өлешенә һәм еллар буе тупланган иҗади мирасына олы бәя. Остазның исеме хәзер коллектив тарихында гына түгел, аның рәсми исемендә дә мәңгеләште.

Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова әлеге кичәне музыка, яшьлек, иҗат һәм тарих бәйрәме дип атады.

«Марсель Фәйзрахмановның вафатына 15 ел үтсә дә, күңелләрдә әле дә матур истәлекләр булып яши», – диде ул.

Чыннан да, юбилей кичәсендә истәлекләр күп булды. Төрле елларда ансамбльдә җырлаган егетләр үзләре белән булган кызыклы хәлләрне, остазларының холкын, эшкә мөнәсәбәтен, кечкенә генә уңышларга да ничек сөенүен искә төшерделәр.

2004–2009 елларда “Арча егетләре”ндә җырлаган, бүген татар эстрадасының танылган җырчысы Илназ Гарипов та Марсель абый турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Кечкенә генә уңышка да сөенә, кечкенә генә уңышсызлыкка көенә иде ул. Ансамбль Марсель абый белән яшәде, ансамбль Марсель абыйны яшәтте», – диде Илназ.

Бу сүзләрдә остаз белән коллектив арасындагы аерылгысыз бәйләнеш аеруча ачык чагыла. Марсель абый ансамбльгә тормыш биргән, ә ансамбль аның гомерен җырда, моңда, шәкертләре күңелендә дәвам иткән.

“Минем абыем нәкъ шундый кеше иде”

Марсель Фәйзрахмановның энесе Айдар Фәйзрахманов та балачак истәлекләре белән уртаклашты. Абыйсының аның күңелендә тирән эз калдыруын, аның белән горурлануын әйтте.

«Тормыш ул – серле бер могҗиза. Кешенең туган җиренә, иленә, якыннарына, дусларына, хезмәттәшләренә мөнәсәбәте белән исәпләнә. Минем абыем нәкъ шундый кеше иде», – диде Айдар Фәйзрахманов.

Ул шулай ук абыйсына һәрчак ныклы терәк булган хатыны Суфия ханымга һәм балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Марсель Фәйзрахмановның энесе Айдар Фәйзрахманов абыйсына һәрчак ныклы терәк булган хатыны Суфия ханымга һәм балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде
Марсель Фәйзрахмановның энесе Айдар Фәйзрахманов абыйсына һәрчак ныклы терәк булган хатыны Суфия ханымга һәм балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде

Бу сүзләр кичә исеменә дә аеруча тирән мәгънә өстәде. Чыннан да, гомернең кадере еллар саны белән генә үлчәнми. Кешенең башкалар күңелендә калдырган җылысы, кылган игелекләре, тәрбияләгән шәкертләре, иҗат иткән моңы һәм дәвамчылары белән билгеләнә. Марсель Фәйзрахмановның тормышы – моның ачык мисалы.

Кешеләр китә, моң кала

Тормышның үз кануннары бар: кемнәрдер килә, кемнәрдер китә. Ә матурлык, игелек, күңелләргә салынган орлыклар югалмый. Алар яңа буыннарда шытып чыга, яңа җырларда яңгырый, яңа уңышларда чагыла.

Инде ун ел дәвамында ансамбльне Диләрә Хәйдәрҗанова җитәкли Ул Марсель абый салган юлны намус белән дәвам итә, коллективның иҗади мөмкинлекләрен үстерә, аның репертуарына заманча төсмерләр өсти. Элек ирешелгән уңышларга яңалары өстәлә.

“Арча егетләре” бүген дә гөрли, район һәм республика сәхнәләрен ямьли. Юбилей кичәсендә дә коллектив үзенең искиткеч матур, зәвыклы һәм затлы чыгышы белән көчле алкышларга лаек булды. Егетләрнең сәхнәдәге бердәмлеге, җырларга булган мәхәббәте һәм тамашачы белән уртак тел таба белүе ансамбльнең ни өчен шулкадәр озын гомерле булуын тагын бер кат раслады.

55 еллык тарих – ул бер коллективның гына түгел, ә күпме кешенең яшьлеге, хезмәте, хыяллары һәм истәлекләре. Бу тарихның башында Марсель Фәйзрахманов тора. Аның исеме, моңы, тәрбиясе һәм иҗади мирасы бүген дә яши. Киләчәктә дә данлы тарихлы ансамбль яңа исемнәр, яңа үрләр, яңа җиңүләр белән балкысын! Марсель абый салган иҗат учагы беркайчан да сүнмәсен, ә “Арча егетләре”нең моңы буыннан-буынга күчеп, күңелләрне җылытып торсын. Чөнки тормыш чыннан да серле бер могҗиза. Ә күңелләрдә яшәп калган моң – аның иң матур дәвамы.

 


Нет комментариев