erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 23 октябрьдә дарулар белән тәэмин итү буенча кайнар линия узачак

Ул 10 сәгатьтән 12 ссәгатькә кадәр эшләячәк

23 октябрьдә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә социаль әһәмиятле авырулардан һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулардан интегүче гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча туры линия узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык белгечләреннән консультацияне 10:00 дән 12:00 гә кадәр 221-80-35 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.


Нет комментариев