Артып торсын.
2026 елның октябрь–ноябрь айларына Казанда эшлекле сәфәрләр белән бәйле торак броньлау саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га» «Островок командировки» сервисы экспертлары сөйләде.
Аналитиклар мәгълүматларына караганда, Казанга командировкаларга ешрак сәүдә, җитештерү, мәгълүмати технологияләр, медицина һәм төзелеш өлкәләрендә эшләүче компанияләр хезмәткәрләре килә.
Экспертлар ихтыяҗның артуын Татарстан башкаласында зур эшлекле чаралар уздыру белән бәйли. «Казан эшлекле туристларны төбәкнең зур эшлекле үзәге һәм халыкара бизнес-форумнар һәм тармак чаралары уздыру урыны буларак җәлеп итә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/koz-kone-kazanga-eslekle-safarlarga-ixtyya-25-procentka-artkan-5930991
Нет комментариев