erid:2VtzquqpS7d
Иске Чүриледә авыл тормышының көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Арча яңалыклары

Иске Чүриледә авыл тормышының көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Арча районының Иске Чүриле авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы узды. Очрашу барышында катнашучылар социаль объектларның эшчәнлеге белән таныштылар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булдылар һәм авыл җирлекләре алдында торган бурычларны тикшерделәр.

 

Күчмә утырыш кысаларында делегация социаль өлкә объектларының эшчәнлеген өйрәнде, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы эш тәҗрибәсе белән танышты. Мондый очрашулар авыл җирлекләренең көндәлек эшчәнлегенә бәя бирергә, уртак мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә һәм аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Утырышның пленар өлешендә көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов авыл җирлекләре башлыклары алдына яңа бурычлар куйды, алдагы эш юнәлешләрен билгеләде. Очрашу авыл җирлекләренең эшен камилләштерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләрне уртак фикер алышу өчен мәйдан булды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев