erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казан аэропортында цифрлы ярдәмче эшли башлады

Яңа хезмәт пассажирларга аэропортта кирәкле мәгълүматны тиз һәм уңайлы юл белән табарга ярдәм итәчәк.

Казан аэропортында пассажирларга кирәкле мәгълүматны тиз арада алырга ярдәм итүче цифрлы ярдәмче эшли башлады. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Яңа хезмәт ярдәмендә рейслар расписаниесе белән танышырга, очышларның тоткарлануы һәм графиктагы үзгәрешләр турында белергә мөмкин. Шулай ук пассажирлар терминаллар, авиакомпанияләр һәм аэропортка кадәр бару маршрутлары турында мәгълүмат ала ала.

Рейс тоткарланган очракта нишләргә кирәклеге турында да цифрлы ярдәмче киңәшләр бирә. Моннан тыш, чат-бот аша VIP-заллар, бизнес-зоналар һәм парковка турында мәгълүмат алырга, сезонлы расписание белән танышырга һәм авиабилетлар сатып алу хезмәтенә күчәргә мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев