Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Массакүләм СМС-искә төшерү хәбәрләре тарата башлый.

    ​​​​​​​Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

    Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча  2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

    "СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

    Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен  Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.

    __________________________________

    https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

    Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

    Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

    Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

            www.vk.com/pfr_rt,

            www.facebook.com/pfrrt,

            www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/58408636907571

    Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: