Реклама
Уколдан соң кеше йоклап киткәч, фатирын талап чыга ("Ватаным Татарстан", Казан).
Самарада мошенниклар табиблар кыяфәтендә кешеләрнең өйләренә кереп, янәсе, вакцина ясыйбыз, дигән булып. ниндидер препарат кадап йөри башлаган. Аферистлар, өйдә вакцинация узарга тәкъдим итеп, фатирдан-фатирга йөри яки шалтырата. Укол кадатырга поликлиникага барырга иренүчеләр моңа ризалаша да, дип яза prokazan.ru.
Зыян күрүчеләрнең әйтүенчә, мондый прививкадан соң алар йоклап киткән, а бу вакытта мошенниклар аларның фатирын “чистарткан”. Ә инде кеше йокыга талмаса, бер өем документларга кул куеп утырган арада мошенниклар өеннән кыйммәтле әйберләрне җыеп чыгып киткән.
Исегезгә төшерәбез: коронавирустан вакцинацияне түбәндәгечә узарга мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу, үз поликлиникаңа шалтырату яки мобиль пунктларга мөрәҗәгать итү нигезендә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз