erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рината Тейның автомобиль һәлакәтенә очраган ире аңына килгән

"Алда безне озак реабилитация көтә. Безгә бирелгән авырлыкларны уза алачагыбызга ышанам", - ди Рината.

Танылып килүче җырчы Рината Тейның тормыш иптәше Сәгыйрь октябрь аенда автоһәлакәткә очрап, комада ятуы хакында хәбәр иткән идек.

Ниһаять, ул аңына килгән. Рината көне - төне ире янында булуы, шул ук вакытта, улын һәм иҗатын онытмавы хакында социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза. 

"Сәгыйрь аңына килде, күзләрен ачты, ишетә, таный кебек, без әйткән кайбер командаларны да үти. Көн саен шөгыльләнәбез, акрынлап утырта башладык. Әлегә зонт аша туклана, әмма суны авызына салырга тырышабыз. Аның өчен бу җиңел түгел, тик ул бик нык тырыша", - ди Рината ире хакында. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җырчы рухи яктан үзенә бик авыр булуын, әмма ирен элеккеге хәлатенә кайтару өмет барлыгы хакында да язган. 
"Алда безне озак реабилитация көтә. Безгә бирелгән авырлыкларны уза алачагыбызга ышанам", - ди Рината.

Фото Рината Тейның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән алынды

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rinata-teyny-avtomobil-lakten-ochragan-ire-ayna-kilgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X